Биографиясе

1917 елның 21 мае, Казан губернасы, Цивильск өязенең Бакырчы авылы —1989 елның 29 марты, Казан.

Лысьва механика техникумын тәмамлый (Пермь өлкәсе, 1935), 1938—1940 елларда Казан химия-технология институтында укый.

1931—1935 елларда Пермь өлкәсенең сәнәгать предприятиеләрендә эшли.

1935—1938, 1946—1983 елларда Казан мех комбинатында: хронометражчы, нормалаучы, башлыгы, партком секретаре (1950 елдан), 2 нче фабрика мөдире, директоры (1957 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге сарык тиресен йон катламын нәфисләп эшкәртүнең яңа алымын эшләүдә һәм сәнәгатькә кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.