- РУС
- ТАТ
геолог, геолого-минералогия фәннәре докторы (1964 ел), СССР Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы (1981 ел)
1924 елның 24 ноябре, хәзерге Спас районы Кузнечиха авылы – 1992 елның 30 гыйнвары, Мәскәү.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1951 ел), шунда ук эшли. 1958 елдан Новосибирск университетында, профессор (1966 ел). 1977–1985 елларда СССР Фәннәр Академиясе Урал гыйльми үзәгенең Геология һәм геохимия институтында (Свердловск шәһәре) директор. 1985–1990 елларда Литосфера институтында (Мәскәү) директор урынбасары, СССР Фәннәр Академиясе Президиумының Геология, геофизика, геохимия һәм тау фәннәре бүлегенең академик секретаре урынбасары. 1990 елдан Дәүләт геолого-минералогия музее директоры (Мәскәү).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Эре тимер руда кырлары формалашуның полигенлык һәм полихронлык теориясен эшли.
А.М.Дымкин җитәкчелегендә Уралның минералогия чимал ресурсларын комсплекслы куллануның фәнни программасы эшләнә.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1983 ел). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Стратиформный тип железооруднения и его генетические особенности. М., 1980 (автордаш);
Эволюция накопления природных соединений элементов семейства железа в истории развития литосферы. М., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.