Эчтәлек

Авыл 1646 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Мамкечевская Пустошь.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1876 елда төзелә, 1932 елда мәчет бинасында мәктәп урнаша) һәм тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 385,5 дисәтинә тәшкил итә.

1910 елда мәчет каршында ир балалар өчен мәктәп ачыла.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күәм авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. 1966 елда яңа мәктәп төзелә, 1973 елда ябыла. Балалар Әйшияз авылы мәктәбендә укыйлар. 1983–2011 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Башта авыл К.Маркс исемендәге колхоз (Күәм авылы) составына керә. 1993 елда мөстәкыйль “Каенсар” колхозына аерылып чыга. Халкы күбесенчә “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, китапханә, мәчет (2000 елда төзелә) бар.

Халык саны

1859 елда – 182,
1897 елда – 252,
1908 елда – 360,
1920 елда – 234,
1926 елда – 214,
1938 елда – 230,
1949 елда – 197,
1958 елда – 184,
1970 елда – 168,
1979 елда – 152,
1989 елда – 117,
2002 елда – 107,
2010 елда – 119,
2015 елда – 104 кеше (татарлар).