Биографиясе

Гомер еллары: XIX йөзнең икенче яртысы.

Тумышы белән Сембер губернасы Буа өязе Яңа Чүпрәле авылыннан дип уйланыла. Туган авылы мәдрәсәсендә һәм Казанда Зәңгәр мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала. Аннан соң туган авылында имам булып тора, балалар укыта, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Иҗаты

Сатирик шигырьләр һәм мәдхияләр яза. Гали Рәхимдә сакланган зур кулъязма архивы 1930 елларда юкка чыга. Иҗаты һәм тәрҗемәи хәле аз өйрәнелгән. Гали Чокрыйның «Мәдх-е Казан» (1889) исемле китабына кушымта итеп басылган 4 шигыре билгеле.

Әдәбият

Газиз Г., Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Казан, 1925.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. Т.2.

Автор – М.В.Гайнетдинов