Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, 2 су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 613,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Краснококшай (1919 елга кадәр – Царёвококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән –  Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күәм авыл җирлеге составына керә.

1951–1953 елларда авылда “Кустарь” колхозы, 1993 елда – “Каенсар” колхозы оештырыла. 2003–2009 елларда “Каенсар” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Уңыш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1959 елда төзелә, 1993 елдан яңа бинада, 2003 елда яна, 2016 елдан яңа бинада), китапханә (1947 елдан, 1993 елдан клуб бинасында урнаша; янгыннан соң, 2003 елда Каенсар авылына күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1989 елда клуб бинасында мәчет ачыла.

Әйшияз шәһәрлеге

Авыл тирәсендә Ашыт елгасының иске юлындагы югары яр буенда борынгы Кала тау шәһәрлеге (Әйшияз шәһәрлеге) калдыклары табыла. Җирле халык аны Хан зираты дип атый һәм X йөз Идел буе Болгар дәүләте хөкемдарлары белән бәйләп карый.

Табылдык материаллардан чыгып, галимнәр шәһәрлек IV–VII йөзләрдә үк җирле мәҗүсиләр тарафыннан яшеренү урыны итеп файдаланылган дип фаразлыйлар. Соңрак, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында, шәһәрлек илнең төньягында татар дәүләте форпостларының берсе була. Бу хакта, аерым алганда, Ш.Мәрҗани яза.

Һәр елны июньнең беренче җомгасында якын тирәдәге авылларның халкы монда Әләшә бәйрәме (үлгәннәр рухына дога уку) уздыра, ул борынгы төркиләр заманыннан сакланган Тәңрегә табыну бәйрәме.

Шунда ук “Изгеләр чишмәсе” бар.

Авыл янында шулай ук Казан ханлыгы яисә соңрак чорга караган язмасыз һәм рәсемсез өч известьташтан кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

М.Ш.Таһиров (1964 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир-әгъзасы, РФА Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры.

Халык саны

1859 елда – 308,
1897 елда – 409,
1908 елда – 426,
1920 елда – 520,
1926 елда – 474,
1938 елда – 537,
1949 елда – 441,
1958 елда – 349,
1970 елда – 374,
1979 елда – 306,
1989 елда – 261,
2002 елда – 244,
2010 елда – 207,
2015 елда – 201 кеше (татарлар).