Ашыт, Сола, Питиал елгалары бассейны субүләрендә урнашкан, Биектау районы Ювас авылыннан көньяктарак.

Су өслегенең мәйданы 8 га. Су күләме 288 мең м3. Озынлыгы 470 м, иң зур киңлеге 250 м. Уртача тирәнлеге 3,6 м, иң зур тирәнлеге 9 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Формасы катлаулы. Ярлары текә. Җир асты сулары белән туена.

Суы йомшак (2,5 мг-экв/л), гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 180,9 мг/л. Үтә күренмәлелеге 40 см.

Ял итү максатларында файдаланыла. ТРның табигать истәлеге (1978).