Эчтәлек

Исемнәрнең төренә карап, ономастика традицион рәвештә түбәндәге тармакларга бүленә: антропонимика — кеше исемнәрен, топонимика — географик төшенчәләр атамаларын, этнонимика — ыру, кабилә, халык, этник төркемнәр атамаларын, зоонимика — хайван исемнәрен, астронимика (космонимика) күк җисемнәренең исемнәрен өйрәнә һ.б.

Матур әдәбиятта, халык авыз иҗатында кулланылган ялгызлык исемнәрне өйрәнү белән шөгыльләнүче поэтик ономастика тармагын да аерып карыйлар. Ономастика тарих, этнография, археология, география, геральдика, илләр өйрәнү белән тыгыз бәйләнгән.

Татар телендә ялгызлык исемнәрне һәм аларның килеп чыгышын өйрәнү XIX йөзнең 2 яртысыннан башлана. Бу юнәлештә тикшеренү эшләренә Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәров, В.В.Радлов, Н.И.Ашмарин, Г.Тукай һ.б. зур кызыксыну күрсәтәләр. Татар топонимикасына, антропонимикасына, этнонимикасына караган тикшеренүләр аеруча зур үсеш алган.

Хәзерге заман ономастикасының төрле аспектлары Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова, Р.Х.Субаева, Д.Б.Рамазанова, М.З.Зәкиев, Г.В.Йосыпов, Г.Р.Галиуллина һ.б.ның хезмәтләрендә карала.

Әдәбият  

Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. К., 1990;

шул ук. Татар топонимикасы. К., 1994;

Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 томда. К., 2001–03;

Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в XX веке. К., 2000;

Татарские личные имена лингвокультурных традиций. К., 2008.