100 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында һәм тропик Африка тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Иенке чүл уты (A. pendula) һәм уксыман яфраклы чүл уты (A. sagittata) ара-тирә барлык районнарда, Жерард чүл уты (A. gerardii) – Кама һәм Идел алдында очрыйлар. Дымлы һәм күләгәле урыннарда, урман буйларында, куаклыкларда, ерымнарда үсәләр.

15-150 см биеклектәге ике- һәм күпьеллык үсемлекләр. Сабагы гади яки тармаклы, йолдызсыман төкчәләр белән капланган. Тамыр яны яфраклары озынча түгәрәк, сабакчалы; сабактагылары – утырма, йөрәксыман, сабакны урап алганнар. Чәчәкләре вак, ак. Җимешләре – озынча кузакчык. Май-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр.

Иенке чүл утының җир өсте өлешендә флавоноид, гликозид, аскорбин кислотасы бар.

Халык медицинасында төнәтмәсе баш авыртулары вакытында кулланыла.

Терлек азыгы үсемлеге.

Жерард чүл уты ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).