Тарихы

Эшләүчеләр саны — 530 кеше (2017 ел).

1898 елда Яшел Үзән тимер юл станциясе посёлогында америка сәнәгатьчесе Э.В.Ропс тарафыннан нигезләнә.

Такта материаллары, мичкә такталары, шырпы таякчыклары (Англиягә җибәрелә) эшләп чыгарыла.

1916 елда Петроград-Брагор җәмгыятенә сатыла, соңрак «Рус фанерасы» төньяк фанера һәм агач эшләре заводлары» АҖ составына кертелә.

1918 елда национализацияләнә; 1923 елдан фанера җитештерүгә күчә.

Бөек Ватан сугышы чорында По-2 (У-2 ВС) самолётлары фюзеляжларын тышлау өчен фанера чыгара. Шуннан соңгы елларда предприятиедә этаплы реконструкция уздырыла: 1948 елда төп технологик җиһазлар алыштырыла, 1967–1968 елларда җитештерү һәм ярдәмче эшләр мәйданнары шактый киңәйтелә, 1974 елда яңа йомшарткыч станоклар урнаштырыла, чималны күчерү, кайнату казаннарында һәм киптерү урыннарында эшкәртү процесслары механикалаштырыла, пар белән эшләгән киптерү агрегатлары газга күчерелә, 1980 еллар уртасында шпон йомшарту һәм кисү линияләре, заманча киптерү җайланмалары гамәлгә кертелә.

1990 елларда чит илләрдә эшләнгән җиһазлар белән яңартып коралландырыла. 1965 елдан хәзерге исемдә.

1991 елда завод — аренда, 1996 елда дәүләт унитар предприятиесе итеп үзгәртелә. 2001 елдан — АҖ.

Структурасы

Аның составында — төп (йомшарту-киптерү, чимал, ябыштыру-кисү) һәм ярдәмче (электр карлары, ремонт-механика, пар энергетикасы хуҗалыгы һәм башкалар) җитештерү цехлары.

Эшчәнлеге

Предприятие продукциясенең 90% тан артык өлеше — карбамид синтетик сумалалар белән ябыштырылган, 3 мм дан 21 мм га кадәр калынлыктагы һәм 1525х1525 мм зурлыктагы каен фанера.

Югары физик-механик үзлекләре һәм текстурасы аны сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә һәм музыка кораллары җитештерүдә куллану мөмкинлеге бирә. Еллык җитештерү күләмнәре (м3): 1929 елда — 3719, 1938 елда — 10286, 1970 елда — 56000, 1999 елда — 34804.

Хәзерге вакытта җитештерү куәтләре елга 60 мең м3 продукция эшләп чыгаруга сәләтле. Җитештерелгән фанераның 70% чамасы Мисырга, Англиягә, Германиягә, АКШка, Австриягә, Венгриягә, БДБ илләренә һәм башкаларга җибәрелә.

Заводта шулай ук киселгән фанера продукциясе, рәшәткә, йорт җиһазлары әзерләмәләре, йомычкалар, техник сумала, пычкы материаллары чыгарыла.

Завод өчен агач — Мари Эл Республикасы, Татарстан, Киров һәм Пермь өлкәләре, синтетик сумала Түбән Тагил, Пермь өлкәсенең Губаха шәһәре приятиеләреннән китерелә.

Бүләкләре

Яшел Үзән фанера заводы Россиянең агач эшкәртүче предприятиеләре арасында беренче булып халыкара ИСО 9002 сыйфат сертификаты ала.

Югары казанышлары өчен заводка «Россия икътисады лидеры» исеме бирелә (1995 ел), халыкара Сәүдә лидерлары клубының «Технология һәм сыйфат өчен» призы тапшырыла (2001 ел).

Педприятиенең күп кенә хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1 кеше — Ленин ордены, 9 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 10 кеше — «Почёт билгесе», 3 кеше төрле дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары белән бүләкләнә.

Җитәкчеләр

Завод җитәкчеләре арасында — Э.В.Ропс (1898–1916 еллар), М.Я.Курочкин (1922–? еллар), И.Ф.Плоппа, А.П.Котельников, А.Я.Фёдоров (1965–1973, 1976–1985 еллар), Б.А.Головлев (1973–1976 еллар), В.А.Агапитов (1985–1995 еллар), Г.Д.Бурнаев (1995–2000 еллар), А.А.Когогин (2000–2007 еллар), А.Л.Скоробогатый (2015–2017 еллар), Э.Ю.Егоров (2017 елдан).