Биографиясе

1937 елның 25 мае, Белоруссия ССР, Витебск шәһәре — 2001 елның 26 июне, Казан.

1966 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, 1987 елдан идарә кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Урецкий җитәкчелегендә таләп ителгән статистик сыйфатламалы механик системаларның очраклы тибрәнешләрен тудыру алымнары һәм чаралары, тудыручы сигналны формалаштыру, эксплуатацион вибрация спектрын контрольдә тоту һәм күпнокталы скаляр вибрация кырларын бернокталы тудыру системаларын синтезлау алымнары эшләнә.

Машиналарны һәм приборларны виброакустик яктан сынау максатында радиоэлектрон системалар һәм комплекслар булдыруда катнашканы өчен, ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (1996).

Урецкийның эшләнмәләре илнең төрле предприятиеләрендә гамәлгә кертелә. Уйлап табуга 95 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Испытания аппаратуры радиосистем и испытательное оборудование. К., 1991; 

Имитация и компенсация эксплуатационной вибрации. М., 1995 (автордаш).