Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда “Овцевод” совхозы бүлеге буларак нигезләнә; 1960 еллар уртасыннан хәзерге исемдә.

Оештырылган вакытыннан Мөслим районы составында, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Тойгелде авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Ярыш” колхозы оештырыла. 1932 елда – “Овцевод”, соңрак – “Мөслим”, 1954 елда “Михайловский” совхозлары составына керә. 1965 елда “Трудовик” совхозы составында аерылып чыга. 1972–2006 елларда – “Трудовик” тәҗрибә җитештерү хуҗалыгы, 2006 елдан “Нуретдинов” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта фельдшер-акушерлык пункты, мәчет эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар. 

Халык саны

1938 елда – 98,
1949 елда – 92,
1958 елда – 201,
1970 елда – 246,
1979 елда – 197,
1989 елда – 195,
2002 елда – 189,
2010 елда – 176,
2017 елда – 163 кеше (татарлар).