Тарихы

1646 елдан Кече Шәпше авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Депрейсовка исеме белән дә искә алына. XIX йөз башында алпавыт И.Депрейс авылга Сембер губернасының Сенгилей өязе Тимошкино авылы крестьяннарын күчереп утырта (авылның XIX йөздә Тимошкино һәм Депрейсовка атамалары белән йөртелүе шуннан).

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (1901 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 362,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 гә кадәр Казан губернасының Казан өязе Собакино волостенда, 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Казан авыл, 1935 нең 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Шәпше авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Дружба” колхозы оештырыла. 1950 елда Жданов исемендәге колхоз (Шәпше авылы) һәм “Яңа чишмә” колхозы белән “Урак һәм чүкеч” колхозына берләшә (колхоз идарәсе Шәпше авылында урнаша). 1994 елдан – “Урак һәм чүкеч” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан –“Урак һәм чүкеч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Н.Д.Липатов (1916 – 1944) – Бөек Ватан сугышында катнашкан элемтәче, Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Шәпше авылында аңа бюст куела, Казан шәһәрендәге бер урам аның исеме белән атала.

Халык саны

1646 елда – 37 ир-ат;
1859 – 194,
1897 – 202,
1908 – 185,
1920 – 263,
1926 – 290,
1938 – 317,
1949 – 344,
1958 – 273,
1970 – 200,
1989 – 25,
2002 – 20,
2010 – 22,
2017 – 19 кеше (руслар).