Биографиясе

1956 елның 30 мартында Омск шәһәрендә туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1978).

1978–1983 елларда «Союзнефтехимпром» фәнни–җитештерү берәшмәсендә тәрҗемәче.

1983–2010 елларда Татар гуманитар-педагогия университетында чит телләр (шул исәптән латин теле), гуманитар фәннәр циклы укытучысы, 2011 елдан Казан университетының Филология һәм мәдәниятара коомуникацияләр институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полиэтник җәмгыятьтә (Идел буе республикалары материалларында) телләр дисциплинасының теоретик-методологик һәм гамәли версияләрен анализлауга, телләр дисциплинасының социологик нигезләүгә карый.