Башлануы 145, тәмамлануы 65,5 млн еллар элек булган.

Акбур системасы (чоры) түбән һәм югары бүлекләргә бүленә, аларның һәркайсы 6 ярустан тора; башлангыч чордагы акбурның дәвамлылыгы 45 млн. нан артык, соңгысыныкы – 34 млн. ел чамасы. Акбур чорында микроорганизмнар, күп төр умырткасызлар һәм сөйрәлүчеләр киң үсеш ала, ә чор ахырында аларның күпләп үлүе бара; зур тешле кошлар, беренче соңгылыклы имезүчеләр, кылчыклы балыклар, зур рептилияләр – ихтиозаврлар, плезиозаврлар һәм башка диңгез кәлтәләре тарала.

Үсемлекләренә абагалар һәм ачык орлыклылар, Акбур чоры уртасында – ябык орлыклылар, ахырында чәчәклеләр хас. Соңгы акбурда флора һәм фаунаның бик югары үсеше Җир шары тарихындагы иң җылы һәм дымлы климат белән бәйле була.

Акбур системасы (чоры) утырмалары Татарстан территориясенең көньяк-көнбатыш читендә генә (Чүпрәле районында, Буа һәм Тәтеш районнарының бер өлешендә) таралган. Алар составында гипс, пирит һәм сидерит белән баетылган күксел соры һәм кара балчыклы токымнар күпчелекне тәшкил итә, сирәк кенә глауконитлы комнар һәм алевролитлар, кремнеземлы һәм акбурга охшаш мергельләр, цеолитлы һәм комташлы токымнар очрый.

Түбән ярус утырмаларында глауконитлы комнар, комташлар һәм алевролит горизонтларында ятучы фосфоритлы конгломератлар (10–12 см га кадәр төерләре булган) очрый. Комлы-балчыклы катламнарда диңгез фаунасы: аммонитлар, белемнитлар («шайтан бармагы»), моллюсклар һәм башкалар бар.

Югары акбур ташлы-карбонатлы һәм карбонатлы-ташлы токымнардан гыйбарәт. Акбур системасы (чоры) юшкыннары сай сулы диңгез бассейнында утырган. Акбурның башлангыч чорында диңгез Поляр океанны Кырым-Кавказ өлкәсен каплаган бассейн белән тоташтыручы бугаз формасын саклый.

Акбур чоры ахырында диңгез сулыгы юкка чыга һәм 40–50 млн елга континенталь режим урнаша. Татарстан территориясендәге акбур катламнарында файдалы казылмалар: фосфоритлар, глауконитлы комнар, цеолитлы һәм карбонатлы токымнар, керамзитлы балчыклар ачыкланган. Аерым алганда, Чүпрәле районында югары акбур утырмаларында Татар Бизнәсе известьташлар чыганагы һәм Татар Шатыршаны цеолитлар чыганагы ачыклана.