Тарихы

1619 елдан Пустошь Уращи буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородское исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннары (хуҗалары арасында – алпавыт Н.Ф.Кандалинцев) һәм дәүләт крәстияннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, икмәк сәүдәсе, агач эше һәм тимерчелек тарала. Поташ заводы була.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Владимир Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1721 елда төзелә, сул янкормаксы – 1814 елда, чаң манарасы 1901 елда корыла; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; хәзерге вакытта тиешенчә файдаланыла), земство мәктәбе (1867 елда ачыла, 1920 елда 99 ир бала һәм 49 кыз бала укый), 2 сыраханә, казна шәраб кибете һәм 6 вак-төякләр кибете, Халык аеклыгы попечительлеге комитеты уку өе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1509 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер –Уракчы авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда – «Новый путь» (тиздән таркала, беренче рәисе – И.С.Матвеев), 1931 елда «Ленинская искра» (рәисе – С.Чугунов) колхозлары оештырыла. 1969 хуҗалык – «Ленинская искра» (авылда үзәк утар урнаша), 1994 елда – «Уракчы» совхозлары, соңрак «Уракчы» авыл хуҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы башлыча «Уракчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә, КФХ «Караганов М.В.» крәстиян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1985–2010 елларда – урта, 2011 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли (бинасы 1984 елда төзелә). 1999 елда мәктәп каршында музей оештырыла (нигезләүчесе – Й.Ф.Рамазанов).

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, «Ралиф» мәчете бар (2006 елдан, халыктан җыелган иганә хисабына, «Кулон» акционерлык җәмгыяте һәм «Уракчы» авыл хуҗалыгы кооперативы финанс ярдәме белән төзелә, төзелеш белән җитәкчелек иткән «Уракчы» авыл хуҗалыгы кооперативы директоры Р.Р.Габдуллин исеме белән атала).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Уракчы туктаулыгы (Казан яны культурасы) һәм Уракчы каберлеге (Ананьино культурасы) ачыклана.

Мәктәп укытучысы Е.М.Бирюков сүзләренә караганда, 1971 елда үзәк урамда канализация системасы төзегәндә кеше баш сөякләре, елан сыман һәм уенты бизәкле йомры төпле балчык савытлар, бронза әйберләр табыла.

Күренекле кешеләре

Бер фараз буенча, А.Н.Боголюбов (1874–1920) – филолог, профессор;

К.С.Русаков (1904–1996) – Советлар Союзы Герое, полковник, ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, Александр Невский, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

М.И.Рыжов (1922–1988) – Советлар Союзы Герое, полковник, кавалер орденов Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, ике беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 452 ир-ат;
1859 елда – 798,
1897 елда – 1521,
1908 елда – 1624,
1920 елда – 1675,
1926 елда – 1592,
1949 елда – 993,
1958 елда – 636,
1970 елда – 470,
1989 елда – 375,
2002 елда – 405,
2010 елда – 325,
2020 елда – 336 кеше (татарлар – 67,6%, руслар – 31,1%).