Эчтәлек

Биографиясе

? – 1598 ел., Мәскәү шәһәре.

1558–1559 елларда Ливон сугышында катнаша («башлык», воевода). 1564 елда Себеж шәһәрендә 1 нче (баш) воевода. Кызы Евдокиянең патша Иван IV нең улы Иванга кияүгә чыгуы Б.Ю.Сабуровның карьерасына уңай йогынты ясый. 2 елдан Евдокиянең монастырьга җибәрелүенә карамастан, Б.Ю.Сабуров түрә дәрәҗәсен саклап кала.

Казан ханлыгы яуланганнан соңгы фетнә-чуалышлар вакытында, 1573 елда, татарларга һәм мариларга каршы яуда алдынгы полкның 1 нче (баш) воеводасы. 1575–1576 елларда Чабаксарда, 1577–1581 елларда Казанда воевода; 1579–1580 елларда, А.И.Ногтев вафатыннан соң, 1 нче (баш) воевода вазифаларын башкара.

Б.Ю.Сабуров идарә иткән дәвердә Казан Мәрьям Ана иконасы табыла һәм шөһрәт ителә.

1581–1584 елларда Зөя шәһәрендә 1 нче (баш) воевода. 1587 елда Смоленск шәһәрендә воевода.

Автор – Е.В.Липаков