Биографиясе

1941 елның 14 апреле, Баулы районы Татар Кандызы авылы – 1995 елның 5 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1969). 1969–1974 елларда ТАССР Мәдәният министрлыгында инспектор, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында әдәби хезмәткәр, 1980 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә.

Иҗаты

Әсәрләре 1950 еллар ахырында басыла башлый.

«Хыялларым үзем белән» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1965 елда дөнья күрә. Шигырьләренә нечкә лиризм, образлар байлыгы, шигъри интонацияләрнең кискенлеге хас. «Ак канатлар» җыентыгында (1972) яшь кешенең уйланулары һәм кичерешләре, аның хезмәткә һәм җәмгыять алдында торган бурычларына мөнәсәбәте тасвирлана. Лирик герой – үз идеаллары булган, үз халкының киләчәгенә ышанган кеше.

1980 елларда милли психологияне, халыкның ирек сөючән рухын чагылдырып язган шигырьләре Әхмәтҗановка аеруча зур популярлык китерә («Җан яктысы» (1980), «Кавышыр көн» (1985), «Йөрәк бәйрәме» (1988), «Моңлану» (1991), «Ачлык мәйданы» (1994) җыентыклары).

Популяр җыр текстлары авторы.

Бүләкләре

Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (1992).

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: Шигырьләр һәм поэмалар. Казан, 1998.

Сәфәр ае. Казан, 2001.

Әдәбият

Туфан Х. Өметләрне аклады // Казан утлары. 1971. № 9.

Батулла Р. Акчарлакның сагышы // Казан утлары. 1996. № 1.

Автор – М.Х.Валиев