1949 елның 19 сентябрендә Берлин шәһәрендә туган.

Бөтенсоюз кинематография институтын В.В.Монахов остаханәсендә тәмамлый (1973), операторлык эшенә А.Д.Головня җитәкчелегендә өйрәнә.

1967 елдан – «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә.

1990–1995 елларда Россия Кинематографчылары берлеге идарәсе әгъзасы.

Режиссер Р.Г.Кадыйрова белән берлектә татар музыкаль культурасы антологиясен булдыра – Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Флёра Сөләйманова, Таһир Якупов турында фильмнар төшерә.

Режиссер В.И.Беспалов һәм кинодраматург Р.А.Рубцова белән иҗади дуслыкта КамАЗ кешеләре турында «... Плюс йөрәк» («...Плюс сердце», 1982, 10 нчы телефильмнар фестивале лауреаты, Алма-Ата), «Килешү акчадан кыйммәтрәк» («Договор дороже денег», 1984, 11 нче телефильмнар фестивале лауреаты, Киев), «Кем соңгы булып көлә» («Кто смеётся последним», 1986, документаль һәм телефильмнар смотры лауреаты, Орджоникидзе шәһәре); экология проблемалары турында – «Кояш яктырткан наратлар» («Сосны, освещённые солнцем», 1972); пианист Рэм Урасин турында «Бу мәңгелек могҗиза» («Это вечное чудо», 1992, телефильмнар фестивале лауреаты, Ростов-Дон шәһәре), яшь музыкантлар турында «Зур уен» («Большая игра», 2000) фильмнарын төшерә.

Психологик портрет остасы буларак, Гвоздь камера ярдәмендә персонажның күзләре уйнавын, ихтыярсыз эшләнгән кул хәрәкәтләрен күреп ала, фикер йөрешләрен аңлатып бирә. Ул төшергән кадрлар сыгылмалы, хәрәкәтләр күп. Режиссер А.А.Карасикның «Камада гигант үсә» («Растёт гигант на Каме», 1977), «Авыл басу капкасыннан башлана» («Село начинается с околицы», 1982) фильмнарында оператор шигъри текстның ритмик формасын кадрның төгәл монтаж фразалары ярдәмендә оста үреп бара.

Гвоздь тарафыннан режиссер Э.Х.Үтәгәнов белән берлектә төшерелгән 12 серияле «Мырау Батыр» балалар музыкаль фильмы (1989), «Азат Мәргән» тарихи драмасы (1991), композитор Сара Садыйкова иҗаты турында «Моңсара» (1996), бөек татар музыканты Салих Сәйдәшев һәм аның заманы фаҗигасен ачкан «Сәйдәш» (2000) фильмнары Татарстан кинематографиясе өлкәсендә зур вакыйга булып танылалар.

Композиция төзелешенең төгәллегенә, фикер тирәнлегенә, поэтик хисләрнең үткенлегенә ирешү сәләте Гвоздьга күп кенә фильмнарның бер үк вакытта сценарий авторы да, куючы режиссёры да һәм операторы да булу мөмкинлеге бирә: «Прелюдия» (1974), «Күңел биреп башкарылган очыш» («Душой исполненный полёт», 1975), «Гримсыз» («Без грима», 1991). Татар әкият-балетлары нигезендә иҗат ителгән «Тылсымлы торна» («Волшебный журавль», 1987) фильмы Гвоздьның авторлык фильмнары арасында аерым урын алып тора. Анда оператор һәм куючы режиссёрның иҗат алымы, сәнгать белән җанлы табигатьнең бердәмлеге идеясе аеруча ачык чагыла.

Медаль белән бүләкләнә.

Автор – Е.П.Алексеева