Урнашуы

Кече Чынлы елгасы буенда (Зөя елгасы бассейны), Казаннан 200 км көньяк-көнбатыштарак, Борындык (Ульяновск – Зөя линиясе) тимер юл станциясеннән 45 км көнбатыштарак урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Чүпрәле волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Буа кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Чүпрәле районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Буа районы составында, 1966 елның 30 декабреннән кабат район үзәге.

Тарихы

1654 елдан мәгълүм. Бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Старый Дрожжаной Куст исеме белән искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (лашманнар) керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук шахта, фабрика һәм заводларга китеп, сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләү тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында волость идарәсе, 2 мәчет, 2 мәдрәсә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1472,1 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл трактор” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Сираев), 1930 елда Ворошилов исемендәге колхоз, 1935 елда “Татарстан” колхозы итеп үзгәртелә. 1963 елдан “Россия” колхозы, 1992 елдан “Россия” крәстияннәр хуҗалыгы ассоциациясе, 2004 елдан “Центральное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан колхоз җирләре “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук 9 крәстиян-фермер хуҗалыгы карамагында.

1973 елда авылга элекке Мөчәли май заводын күчереп, май заводы оештырыла. 1979 елда Үби май заводы да күчерелә. Төп продукциясе – атланмай, шулай ук сыр, казеин, эремчек һәм башка сөт продукциясе җитештерелә. 1990 елга кадәр – завод Татарстан Республикасы сөт сәнәгате җитештерү берләшмәсенә, 1990–1994 елларда ТР Агросәнәгатенең “Татмолагропром” җитештерү берләшмәсенә керә. 1994 елда завод ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, аннары “Татарстан сөте” холдингы составына керә, 2006–2013 елларда “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте составында, 2013 елдан шәхси милек санала.

1980 елда Иске Чокалы авылында 1970 елда булдырылган “Торфоотряд” предприятиесе җирлегендә “Сельхозхимия” предприятиесе оештырыла, аңа игенчелектә химияләштерү чараларын фәнни нигездә һәм нәтиҗәле куллану тапшырыла. 1990 еллар башында “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2004 елдан – “Плодородие”, 2008 елдан “Дрожжаноеагрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

1986 елда Чүпрәле районында матди-техник тәэмин итү буенча “Дрожжановский” агропромснаб” агросәнәгать комплексы оештырыла. Авыл хуҗалыгы, бакчачылык, урман хуҗалыгы өчен машиналар һәм җиһазлар, авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары өчен запас частьләр сату белән шөгыльләнә. 1990 елда акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2004 елда ябыла.

1961 елда ТАССР Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы бүлекчәсе буларак Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты ачыла, 1979 елдан Чүпрәле районы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе. 1984 елга 19 төрдә хезмәт күрсәтелә (кием тегү, сәгать, радио һәм телеаппаратура, суыткычлар һәм кер юу машиналарын ремонтлау, парикмахер һәм фотография эшләре, көнкүреш аппаратурасын прокатка бирү), районның торак пунктларында 19 комплекслы кабул итү пунктлары эшли. 1995 елдан “Надежда” предприятиесе итеп үзгәртелә, 2008 елда бетерелә.

1930–1960 елларда авылда “Красный Октябрь” артеле эшли, ул ипи пешерү, җәмәгать туклануы, сыра кайнату белән шөгыльләнә. 1960 елда Хуҗалыкара төзелеш оешмасы (МСО) булдырыла. 1960–1980 елларда ул район территориясендә төзелеш алып баручы төп оешма була. 1967–1986 елларда шулай ук РСФСР Авыл төзелеше министрлыгының “Татсельстрой” идарәсе бүлекчәсе – 870 нче күчмә механикалаштырылган колонна (ПМК) төзелеш алып бара. 1986 елда “Татколхозстрой” оешмасы һәм ПМК-870 Чүпрәле Хуҗалыкара төзелеш оешмасына (МСО) берләштерелә.

Төзелеш оешмалары көче белән колхозларда – терлекчелек фермалары, ангарлар, ашлык амбарлары, хакимият һәм көнкүреш биналары, торак пунктларда – мәктәпләр, мәдәният йортлары, хастаханәләр, район үзәгендә торак йортлар төзелә. 1993 елда “Дрожжановская МСО” ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2003 елдан “Стройсервис” ябык акционерлык җәмгыяте.

1986 елда “Татмелиоводстрой” трестының 20 нче ПМКсы оештырыла, ул авыл хуҗалыгы җирләрен яхшырту буенча, аларның мәйданнарын киңәйтү һәм уңдырышлылыгын арттыру өчен эшләр башкара. 1996 елда “Дрожжановская ПМК “Мелиорация” ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә, 2006 елдан “Дрожжановская ПМК “Мелиорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә эшләүче оешмалар:

  • Чүпрәле тармак технологияләре техникумы,
  • күп профильле лицей (2016 елдан, 2003–2015 елларда 2 нче урта мәктәп),
  • 1 нче урта мәктәп (1925 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1935 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1975 елда яңа бина төзелә),
  • 2 балалар бакчасы.

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы 1968 елда Буа СПТУ-15 филиалы буларак ачыла, 3 нче класслы тракторчылар әзерли. 1973 елда уку корпусы төзелә. 1975 елда филиал мөстәкыйль Чүпрәле СПТУ-24 булып эшли башлый. 1980 елда 2 нче уку корпусы төзелә. 1985 елда исеме Чүпрәле 90 нчы СПТУ итеп үзгәртелә. 1986 елда ике тулай торак бинасы төзелә. 2014 елда училище тармак технологияләре техникумы итеп үзгәртелә. Укыту урта һөнәри белем бирү белгечлекләре – “Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” һәм “Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе”, башлангыч һөнәри белем бирү һөнәрләре (авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторист-машинист, пешекче, кондитер, электросварщик, сатучы-контролер, кассир, цифрлы мәгълүматларны эшкәртү буенча мастер) буенча алып барыла.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә Балалар иҗаты йорты (1967 елдан, 2015 елда яңа бина төзелә), Балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе (2000 елдан), яшәү урыннарында “Созидание” яшьләр (яшүсмерләр) клубы (2019 елдан) бар.

Балалар сәнгать мәктәбе 1969 елда Балалар музыка мәктәбе буларак ачыла, махсус төзелгән бинада урнаша; 2007 елда Балалар сәнгать мәктәбе итеп үзгәртелә, элекке бинасы тузу сәбәпле, ике катлы бинаның бер каты бүлеп бирелә; 2009 елда сәнгать һәм хореография бүлекләре ачыла; 2015 елда яңа бина төзелә, “Планета талантов” дип атала.

Мәдәният

Авылда Үзәк район хастаханәсе (1928 елдан, 1998 елда яңа терапия корпусы төзелә), Мәдәният йорты (1920 еллар ахырыннан), Үзәк китапханә (1930 елдан уку өе буларак эшли, авыл клубы бинасында урнаша, 1950 еллар башыннан элекке мәчетнең реконструкцияләнгән бинасында, 1987 елдан яңа Мәдәният йорты бинасында), балалар китапханәсе (1939 елдан элекке мәчет бинасында, 1997 елдан аерым бинада) эшли.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә обелиск (2005 елда, 2018–2019 елларда капиталь реконструкцияләнә), В.И.Ленинга һәйкәл (1939 елда), “Полет мечты” скульптор композициясе (2014 елда), Аналарга багышланган һәйкәл (2014 елда, скульпторы В.П.Нагорнов) куелган; З.Нури, П.Миронов, Ш.Мөдәррис, А.Чебанов бюстлары урнаштырылган Шагыйрьләр, язучылар һәм публицистлар скверы булдырылган (2017 елда). 2015 елда Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән район кешеләре, шулай ук тыныч хезмәттә алдынгы булган герой-якташлар истәлегенә мемориаль комплекс ачыла. Комплекска һәлак булган якташларга Мәңгелек ут белән һәйкәл-обелиск һәм 17 чүпрәленең – 5 Советлар Союзы Герое, 8 Социалистик Хезмәт Герое, РФ Герое, 4 Дан орденының тулы кавалеры бюстлары керә.

1973 елда Мәктәпне тәмамлаучылар паркына нигез салына. 2013 елда паркта фонтан һәм күпер ясалган күл булдырыла, мәктәпне тәмамлаучылар истәлегенә “Полет мечты” һәйкәле куела, “Мәктәпне тәмамлаучылар аллеясы” җиһазландырыла, “Мечта” корабле макеты урнаштырыла. 2014 елда рәсми төстә ял һәм күңел ачу паркы ачыла.

2015 елда П.В.Дементьев исемендәге хәрби техника парк-музее ачыла. Паркта төрле еллардагы хәрби техника үрнәкләре урнаштырылган: самолётлар, вертолетлар, артиллерия һәм зенит кораллары.

Район Мәдәният йорты 1920 еллар ахырында уку өе буларак ачыла. 1930 еллар уртасында – авыл клубы, 1987 елда яңа ике катлы кирпеч бина төзелә. 1990 елга кадәр Мәдәният йорты атаклы большевик-революционер И.С.Космовский исемен йөртә. 2006 елдан Авылара Мәдәният йорты, ул районның барлык клуб учреждениеләрен берләштереп, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәгенә әверелә.

Мәдәният йорты каршында татар театры (1951 елдан, 1980 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – А.Х.Әхтәмова), “Таң” җыр һәм бию ансамбле (1970 елдан, 1993 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – Р.Р.Насыйбуллина), “Сепрель” чуаш фольклор коллективы (1995 елдан, 2013 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – Г.П.Никитина), “Хелхем” фольклор коллективы (2010 елдан, 2017 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – Л.П.Сердцева), “Бөтерчек” балалар театр коллективы (2009 елдан, 2018 елдан “үрнәк” исемен йөртә, оештыручысы – Г.Р.Җәббарова), “Ритмы детства” балалар хореография коллективы (1995 елдан), “Ветеран” ветераннар хоры (1996 елдан), “Чүпрәле егетләре” вокаль коллективы (2005 елдан), “Наз” вокаль ансамбле (2012 елдан), “Араскал” фольклор коллективы (2015 елдан), “Күңел бизәкләре” гармунчы-баянчылар ансамбле (2016 елдан) эшли.

Авылда Сергей Радонежский чиркәве (2015 елдан), мәчет (1992 елдан), “Җәмигъ” мәчете (2016 елдан) эшли.

Спорт

2000 елда – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2012 елда “Акчарлак” спорт комплексы ачыла. Комплекска өсте ябык йөзү бассейны һәм тренажер залы керә.

Спорт мәктәбе карамагында (2019 елда исеме үзгәртелә) шулай ук “Алтын” спорт залы (2018 елдан), яктыртылган чаңгы базасы бар. 2018 елда – “Алтын Барс” боз аренасы, 2019 елда “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачыла.

Күренекле кешеләре

А.Ә.Гайнуллина (1954 елда туган) – драма актрисасы, ТАССР һәм РФнең халык артисты, К.С.Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт бүләге, Г.Тукая исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.А.Гафаров (1942 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре;

Ю.Н.Данилов (1948 елда туган) – инженер-төзүче, Россиянең мактаулы юл төзүчесе, Россиянең мактаулы транспорт хезмәткәре, ТРның атказанган төзүчесе;

Р.З.Фәхретдинов (1939 елда туган) – химик-технолог, химия фәннәре кандидаты, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате отличнигы;

Р.Ш.Хәйретдинов (1933 елда туган) – геолог-геофизик, академик И.М.Губкин исемендәге бүләк лауреаты;

Г.Г.Хәйруллин (1961 елда туган) – хәрби очучы, гражданнар авиациясе очучысы, РФ Герое, запастагы майор.

Халык саны

В 1859 елда – 858,
1897 елда – 1248,
1913 елда – 1554,
1920 елда – 1389,
1926 елда – 1175,
1938 елда – 1727,
1949 елда – 1621,
1958 елда – 1614,
1970 елда – 2175,
1979 елда – 2611,
1989 елда – 2947,
2002 елда – 3332 (2002 елгы халык исәбен алу буенча, татарлар – 79%),
2010 елда – 3210,
2018 елда – 3655 кеше.