Биографиясе

1932 елның 1 мартында Бакуда туган.

1954 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук математик анализ кафедрасында эшли.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре кайтма кырый мәсьәләләргә һәм комплекслы үзгәрешле функцияләрнең геометрик теориясенә карый. Аналитик функцияләр теориясенең кырый мәсьәләләре бер яклы өслектә чишелә алуы турындагы проблема буенча төп нәтиҗәләр ала, функцияләрнең геометрик теориясендә бер яклы өслек булу билгеләрен нигезли. Кайтма кырый мәсьәләләрне Риман өслекләрендә чишү схемасын һәм конформ радиуслы өслекләрне тикшергән тышкы кайтма кырый мәсьәләләрнең чишелеш рәвешләрен бирә.

Бүләкләре

Россия югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре (1998). Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основные результаты в достаточных условиях однолистности аналитических функций // Успехи математических наук. 1975. Т. 30, вып. 4 (автордаш).

Достаточные условия конечнолистности аналитических функций и их приложения / ВИНИТИ // Итоги науки и техники. Мат. анализ. 1987. Т. 25 (автордаш).

Многолистные функции из расширенных классов Беккера и Нехари и их гидромеханическое истолкование // Известия вузов. Математика. 1999. № 6.

Әдәбият

Ильинский Н.Б., Салимов Р.Б., Шерстнёв А.Н. Леонид Александрович Аксентьев // Известия вузов. Математика. 1982. № 4.