Мәкалә Михаил Вишневецкий һәм Ян Собеский идарә иткән вакытта Кырым ханлыгы һәм Речь Посполитая арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлана. Ян Собеский 1667,1671, 1672 елларда берничә мөһим җиңү яулый. Татарлар белән кыр сугышларында уңышка ирешә. Польша гаскәрләре сан ягыннан татарлар һәм казаклардан аз булсалар да гадәттәгечә җиңәләр. Ян Собеский катлаулы вакытта Речь Посполитая җитәкчесе була һәм Госманлыларны берничә тапкыр җиңәргә булыша, алар 1672–1675 еллардагы поляк-төрек сугышы һәм 1683–1696 еллардагы Бөек Төрек сугышы барышын үзгәртәләр. Сугыш хәрәкәтләренең төп мәйданы Галичина һәм Молдавия була. Ныгытылган замоклар системасына һәм атлы гаскәрнең маневрлы отрядларына таянып Ян Собеский кырымлыларны җиңә.

Казакларның С.Куницкий кампаниясе буҗаклыларга зур зыян китерә, ләкин гомумән уңышсыз була. Буҗак кампанияләре XVII йөзнең 90 елларында С.Палий җитәкчелегендә уңышлы була. И.Мазепа Украинаның татарлардан нәтиҗәле саклану системасын көйли. Казаклар Түбән Днепрда кырымлыларга каршы уңышлы операцияләр ясыйлар. С.Яблоновский Ян Собеский кебек гаскәр башлыгы талантына ия булмый, әмма шулай да 1695 елда Львов янындагы һәм 1698 елда Подгайцы янындагы сугышларда җиңү яулый. И.Самойлович Кырым ханлыгы белән мөнәсәбәтләрен кискенләштерми һәм төрекләр белән генә сугыша. И.Мазепа Сул як яр буе Гетьманщинаның барлык гетманнары арасында кырымлылар белән сугыш яклы була.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Лев Лехистана против Гиреев. Противостояние между Крымским ханством и Речью Посполитой в эпоху Яна III Собеского // Научный Татарстан. 2018. №1. С.13–44.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли Фәннәр академиясе А.Ю.Крымский исем. Шәрык институтының Евразия даласы бүлеге, e-mail: bachman@meta.ua