Биографиясе

1917 елның 4 декабре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Иске Колмәт авылы – 1993 елның 30 октябре, Болгар шәһәре.

Тәтеш зоотехниклар техникумын тәмамлый (1938 ел).

Алексеев районында зоотехник булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 48 нче гвардия кавалерия полкы артиллерия расчёты командиры (13 нче армиянең 13 нче гвардия кавалерия дивизиясе).

Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Днепр өчен барган (1943 ел) сугышларда, Украинаны, Польшаны азат итү һәм Венгрия, Берлин һөҗүм операцияләрендә (1945 ел) катнаша.

1944 елның 31 гыйнварында Олыка авылы (Украина ССР, Волынь өлкәсе Киверцы районы) өчен булган сугышта (дошманның 3 автомобилен сафтан чыгара); 1944 елның 30 мартында Гай хуторы (Украина ССР, Львов өлкәсе Броды районы) тирәсендәге сугышта (дошманның 2 бронетранспортёрын, 2 автомобилен, танкын яндыра); 1944 елның 8-9 октябрендә Дебрецен шәһәре (Венгрия) өчен барган сугышта (дошманның бронемашинасын, бронетранспортёр һәм танкын сафтан чыгара) батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң совхозда баш зоотехник булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Октябрь Революциясе орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Ф.Солдатская слава. М., 1963. Кн. 1;

Шевченко Н.Я. Звёзды Славы. Казань, 1969;

Полные кавалеры ордена Славы - наши земляки. Казань, 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов