1945 елның 14 февралендә Казахстан ССРның Уральск шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1971 ел).

1966-1967, 1974-1978 елларда Казанның «За регулярный рейс» газетасында эшли.

1972-1974 елларда комсомол эшендә.

1978 елдан «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясендә (корреспондент, мөхәррир, иҗтимагый-сәяси программалар комментаторы, 1998 елдан социаль-икътисади программалар директоры).

«Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясендә радиопрограмманың авторы һәм алып баручысы.

Н.Вазыйхова әзерләгән радиотапшыруларның төп жанрлары – репортаж, корреспонденция, туры эфир.