- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Үләмә елгасының сул кушылдыгы буенда, Тәтеш шәһәреннән 19 км көнбатыштарак урнашкан
1618–1619 еллардан мәгълүм. Революиягә кадәрге чыганакларда шулай ук Яңа Усад буларак та искә алына. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда аларның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Колунец авылының Архангел Михаил чиркәве приходына карый.
1891 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1893 елда) бер сыйныфлы катнаш чирхәү-приход мәктәбе ачыла (1900 елда – 22 ир бала һәм 3 кыз бала, 1909 елда – 17 ир бала һәм 15 кыз бала, 1915 елда 40 ир бала һәм 16 кыз бала укый).
XX йөз башында 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 917 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Красная Поляна волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Федоровка авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Память Ильича» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – шул ук хуҗалык (үзәк утары – Удельное Нечасово авылы; 1980 еллар ахырында – 1990 еллар башында үзәк утар авылда урнаша), 1996 елдан – «Память Ильича» (үзәк утары – Удельное Нечасово авылы), 2001 елдан – «Луч» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, 2003–2004 елларда «Прогресс» авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (икесе дә – Тәтеш шәһәрендә) эшли.
Халкы башлыча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп (2002 елда яңа бина төзелә), клуб (мәктәп бинасында), фельдшеро-акушерлык пункты бар.
1646 елда – 11,
1782 елда – 94 ир-ат;
1859 елда – 486,
1897 елда – 656,
1908 елда – 683,
1920 елда – 667,
1926 елда – 791,
1938 елда – 780,
1949 елда – 600,
1958 елда – 526,
1970 елда – 382,
1979 елда – 250,
1989 елда – 175,
2002 елда – 160,
2010 елда – 136,
2021 елда – 102 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.