Биографиясе

1909 елның 17 (30) декабре, хәзерге Башкортстан Республикасының Салават районы Малаяз авылы – 1970 елның 10 ноябре, Ереван.

Казан хәрби пехота училищесен (1934 ел), В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне (1938 ел, Ленинград) тәмамлый.

1938 елдан Киев махсус хәрби округының 99 нчы укчы дивизиясендә сәяси бүлек җитәкчесе, өлкән батальон комиссары.

Бөек Ватан сугышында 169 нчы укчы дивизия командиры урынбасары, полк комиссары, 1942 елның августыннан - 41 нче, 1943 елның маеннан - 65 нче армиянең сәяси бүлек башлыгы.

Курск (1943 ел), Днепр буендагы бәрелешләрдә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945 ел) катнаша.

Сугыштан соңгы елларда Кавказ арты хәрби округында корпус сәяси бүлеге җитәкчесе, Хәрби совет әгъзасы.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Генералы Башкортостана. Уфа, 1995.