Эчтәлек

Биографиясе

1952 елның 24 августында Азнакай районы Урсай авылында туа.

Казан төзүче инженерлар институтын (1974), СССР МС каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен (Мәскәү, 1987) тәмамлый.

1974–1985 елларда «Татнефтегазстрой» ҖБдә (Әлмәт шәһәре) эшли: 1977–1978 елларда төзелеш-монтаж идарәсе баш инженеры, 1978–1980 елларда — башлыгы, 1980–1981 елларда трестның баш инженеры, 1981 елдан управляющие.

1985 елдан Мәскәүдә: 1987–1991 елларда СССР Нефть һәм газ сәнәгате пердприятиеләре төзелеше министрлыгының Баш фәнни-техник идарәсе башлыгы урынбасары, 1991–1993 елларда «Внештрубопроводстрой» тышкы икътисади ассоциациясенең төзелеш фирмасы директоры, 1993–1998 елларда «Нефтепродукт» коммерция банкы идарәсе рәисенең урынбасары.

1998–1999 елларда ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, 1999 елларда тулы вәкаләтле вәкиле.

2010 елдан ТР Премьер-министры киңәшчесе.

Хезмәтләре төзелешнең оештыру структурасын камилләштерү проблемаларына, икътисад, политология, федерализмны үстерү мәсьәләләренә карый.

 Медальләр, шул исәптән 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.