- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Зәй елгасының уң кушылдыгы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 31 км көньяктарак урнашкан
1724 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, олаучылык, алпавыт утарларында ялланып эшләү.
1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда су тегермәне була. 1887–1890 елларда Алабуга сәүдәгәре И.Г.Стахеев акчасына агач Покров чиркәве (1900 еллар башында реставрацияләнә һәм яңадан эшли башлый; дини архитектура истәлеге) төзелә.
XIX йөз ахрында авыл җәмәгатенең имана җире 2251 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Кызыл Чапчак авыл җирлегендә.
1939 елда авылда “Красный партизан” колхозы оештырыла. 1951 елда “Октябрь бүләге” колхозында (үзәк утары – Югары Чаллы авылы), 1959 елдан – “Татарстан” колхозы (үзәк утары – Түбән Чаллы авылы), 1963 елда “Октябрь бүләге” колхозы була (үзәк утары – Югары Чаллы авылы), 1970 елда совхоз итеп үзгәртелә.
1998–2009 елларда “Чаллы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
2010 елга кадәр башлангыч мәктәп була.
Авылда клуб (1958, 1993 елларда яңа бина төзелә), китапханә (1958 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан) бар.
Клубта “Миләшкәем” керәшен татарлар фольклор ансамбле (2019 елдан) эшли.
Чиркәү янында Совет власте өчен көрәшүчеләргә һәйкәл урнашкан.
Авыл янында археология истәлекләре – Олы Аты курганы, җирле исеме “Алып аяк какан” (чоры ачыкланмаган) табыла.
1870 елда – 848,
1897 елда – 1298,
1920 елда – 1707,
1926 елда – 1014,
1938 елда – 1122,
1949 елда – 819,
1958 елда – 608,
1970 елда – 602,
1979 елда – 554,
1989 елда – 271,
2002 елда – 273,
2010 елда – 250,
2022 елда – 246 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.