10 га якын төре билгеле. ТР территориясендә бер төре – гади сөял үләне (L. communis) бар.

Сирәкләнгән урманнарда, урман, юл буйларында, чәчүлекләрдә чүп үлән буларак үсә. 20–100 см биеклектәге берьеллык үсемлек, тармаклы туры сабаклы. Өске яфраклары бөтен, аскылары каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре аксыл-сары, себеркәч – калкан чәчәк төркеменә җыйналган күп санлы вак кәрзиннәрдә. Җимеше – орлыкча. Июнь–июльдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Үсемлектә каротин, аскорбин кислотасы бар. Тамыры һәм үләне төнәтмәсе буылуга (спазмага), ялкынсынуга каршы, бөрештергеч чарага ия.

Халык медицинасында үлән суы һәм төнәтмәсе тире авыруларыннан кулланыла.