Татарстан Республикасының хәзерге Менделеевск районы территориясендә, Сюгинская тимер юл станциясеннән – 56 км, Тихие Горы пристаненнан 21 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Алабуга районы Монашево авыл советы, 1935 елдан – Бондюг районы Монашево авыл советы, 1963 елдан Алабуга районы Монашево авыл советы составында. Халык саны – 204 кеше (1930 ел, руслар), 200 кеше (1939 ел, руслар), 110 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.