Тарихы

Җирле халык телендә исеме – Бирге Ямаш.

Авылга 1785 елдан соң алпавыт А.Г.Петрово-Соловово нигез сала, ул Сембер губернасы Суровка авылыннан крепостной крәстияннәр китерә.

Халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, 1831 елда ирекле игенчеләр төркеменә күчерелә (дәүләт крәстияннәренә тигезләшәләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту кәсепчелеге таралган була.

XVIII−XIX йөзләр чигендә алпавытның поташ һәм аракы куу заводлары, XX йөз башында – земство мәктәбе (1897 ел, 1903 елда аның каршында китапханә ачыла, 1904 елда 50 кеше укый), 3 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2300 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Урсалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Әлмәт районында.

Хәзер Ямаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.П.Баганов, башка мәгълүматларга караганда, И.С.Лепилов). 1952 елда Берёзовка, Нолинка, Петровка авылларының колхозлары белән “Чапаев исемендәге колхоз”га берләшә.

1957 елда колхоз базасында “Акташ” совхозы оештырыла. 1976 елда авыл “Чишмә” совхозы составында аерылып чыга, 1996 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1963 елда − җидееллык (1963 һәм 1900 елларда яңа биналар төзелә), 1993 елда урта мәктәпкә үзгәртелә, 2011 елда ябыла, 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп буларак яңадан ачыла.

Авылда балалар бакчасы (1985 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), “Всех скорбящих радость” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2009 елдан) бар.

Авылда “Изге Чишмә” төзекләндерелгән, анда “Живоносный источник” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе урнашкан.

Авыл янында археология истәлеге – Ямаш авыллыгы табыла (Имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

В.И.Максимов (1974 елда туган) – физиолог, биология фәннәре докторы, Мәскәү ветеринария медицинасы академиясе профессоры.

Халык саны

1816 елда – 185,
1859 елда – 350,
1883 елда – 513,
1889 елда – 780,
1897 елда – 852,
1910 елда – 1079,
1920 елда – 984,
1926 елда – 1054,
1938 елда – 739,
1949 елда – 628,
1958 елда – 561,
1970 елда – 597,
1979 елда – 515,
1989 елда – 538,
2002 елда – 615,
2010 елда – 680,
2015 елда – 716 кеше (руслар).