- РУС
- ТАТ
галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1998 ел), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2000 ел), РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1989 ел)
1939 елның 13 июлендә Буа районы Бәбки авылында туа.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1965 ел).
1966–1969 елларда Казакъстан ССРның Красноводопадск селекция-тәҗрибә станциясенең орлыкчылык бүлеге мөдире, 1969–1975 елларда фән буенча директор урынбасары.
1975 елдан Ульянов авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында шикәр чөгендерен эшкәртү технологиясе лабораториясе мөдире, 1984 елдан авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең интенсив технологияләр бүлеге мөдире, 1987 елдан технологик үзәк җитәкчесе, инновацион технологияләрне гамәлгә кертү буенча директор урынбасары, бер үк вакытта ТР Фәннәр Академиясенең Ульянов региональ бүлегенең авыл хуҗалыгы фәннәре секторы мөдире (2000 елдан).
Хезмәтләре авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм терлек азыгы җитештерү технологияләре мәсьәләләренә карый. Ул «Ульянов өлкәсе хуҗалыкларында терлек азыгы җитештерү һәм терлек азыгы культураларын үстерү технологияләрен оптимальләштерү» («Оптимизация технологии возделывания кормовых культур и кормопроизводства в хозяйствах Ульяновской области», Ульяновск, 1996 ел) дәреслеген һәм «Урта Идел урман-дала зонасында терлек азыгы җитештерүнең актуаль мәсьәләләре» («Актуальные вопросы кормопроизводства в лесостепи Среднего Поволжья», Ульяновск, 1997 ел) монографиясен бастыра.
Ә.Г.Галиәкбәров тарафыннан Урта Иделнең урман-дала зонасы шартларына җайлаштырылган, азрак күләмдә хезмәт, акча һәм энергия чыгымнары тотып, шикәр чөгендере, көнчыгыш кәҗә сакалы, кукуруз игүдә югары уңышны тәэмин итә торган экологик зарарсыз технологияләр эшләнә.
Ә.Г.Галиәкбәров җитәкчелегендә терлекчелектә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итәрлек терлек азыгы культуралары чәчүлекләренең оптималь структурасын билгеләү өчен компьютер программасы булдырыла, бу программа Ульянов өлкәсе хуҗалыкларында нәтиҗәле кулланыла.
Селекция озимой, яровой пшеницы, зернобобовых и кормовых культур в условиях богарного земледелия Чимкентской области. А.-А., 1975;
Справочник свекловода России. М., 1986;
Типовой организационно-технологический проект возделывания сахарной свёклы на индустриальной основе. Ульяновск, 1987;
Основные направления стабилизации земледелия в Ульяновской области в условиях ограниченного ресурсного обеспечения. Ульяновск, 1999;
Концепция развития кормопроизводства и пути её реализации в хозяйствах Ульяновской области. Ульяновск, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.