«Мәхкәмә органнарын төзү турында»гы 1864 ел 20 ноябрь Нигезләмәсе белән оештырыла, 1870 елның 8 ноябрендә эшли башлый.

1 нче инстанция мәхкәмәсе буларак: дәүләткә каршы җинаятьләрне, аеруча авыр җинаять эшләрен, вазифаи җинаятьләр (5–8 класс чиновниклары өчен) һәм матбугатка караган закон бозулар хакындагы эшләрне карый (төрле катлау вәкилләре катнашында тикшерелә).

2 нче инстанция мәхкәмәсе буларак: округ мәхкәмәләре чыгарган хөкем карарларына апелляцияләрне, округ мәхкәмәләре арасында барлыкка килгән хөкемгә тартылу мәсьәләсе буенча фикер каршылыкларын; аерым мәхкәмә карарларына шикаятьләрне, округ мәхкәмәләрендә антлы утырышчылар катнашында каралырга тиешле җинаять эшләрен (гаепләү актын гаепләүче яки яклаучы файдасына раслый яисә үзгәртә) карый; җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары съездлары эшчәнлегенә күзәтчелек итә.

Өлкән рәис, 2 департамент рәисе, 10 мәхкәмә әгъзасы составында эшли.

Судьялар юстиция министры тәкъдиме буенча император тарафыннан билгеләнә.

Гражданлык эшләре, I һәм II җинаять эшләре департаментларына бүленә. Канцелярия, прокуратура, антлы ышанычлылар советын үз эченә ала. Аңа секретарьлар, мәхкәмә приставлары, прокурор күзәтчелеге чиннары (барлыгы 30 га якын кеше; 1915) хезмәт күрсәтә.

Казан мәхкәмә палатасы округына Казан, Вятка, Екатеринбург, Пермь, Самара, Сембер һәм Уфа губерналары керә. Палатаның хөкем карарлары Сенатның кассация департаментларында яңадан карау мөмкинлегенә ия була. ХКСның 1917 ел, 22 ноябрендә кабул ителгән «Суд турында»гы 1 нче Декреты һәм Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан советы тарафыннан кабул ителгән 1918 ел 10 март карары нигезендә бетерелә.

Өлкән рәисләр: М.Н.Шаховский (1870–1871), И.Н.Орлов (1871–1877), Н.М.Окулов (1877–1883), Н.И.Похвиснев (1883–1886), Ф.И.Шмелёв (1886–1895), А.Н.Щербачёв (1895–1899), Д.Е.Рынкевич (1899–1906), А.Н.Кривцов (1906–1910), И.Е.Ильшенко (1910), П.И.Храбро-Василевский (1910–1914), Я.М.Затворницкий (1914–1916), А.А.Томсен (1916–1918).

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1874. Т. 45, отд. 1. № 48517; отд. 2. № 48856, 48926;

Правящая Россия: Полный сборник сведений о правах и обязанностях административных учреждений и должностных лиц Российской империи. СПб., 1906. Ч. 3.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Органы суда в Казанской губернии в XVIII — начале XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3.

Автор — Е.Б.Долгов