Биографиясе

1919 елның 12 сентябре, Казан губернасы, Зөя өязе Бишбатман авылы — ?, Украина ССРның Одесса өлкәсе Любашёвка штп.

Туган авылында колхозда эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: туп төзәүче, 32 нче гвардия артиллерия полкының (5 нче гвардия армиясенең 13 нче гвардия укчы дивизиясе) туп командиры. 1 нче һәм 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Кировоград, Умань-Ботошани (икесе дә 1944 елда), Сандомир-Силезия, Югары Силезия һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 5–6 гыйнварында Ново-Николаевка торак пункты (Украина ССРның Запорожье өлкәсе) тирәсендә дошманның танк һөҗүмнәрен кире кайтарганда (туп расчёты составында туры төзәп атып, 2 танкны һәм 3 бронетранспортёрны сафтан чыгара), 1944 елның 9 февраль — 12 мартында Шпаково, Кениш, Квитка авыллары һәм Шевченко утары (Украина ССРның Кировоград өлкәсе) янындагы сугышларда (артиллеристлар һәм туп төзәүче Хитев, ачык позициядә калып, 1 танк, 2 бронетранспортёр һәм 4 автомашинаны юк итәләр, 2 блиндажны җимерәләр), 1945 елның 27 гыйнвар — 19 февралендә Етцдорф, Гросс-Пейскерау, Шлауп (Бреслау шәһәре янында, хәзер Вроцлав шәһәре, Польша) торак пунктлары тирәсендәге сугышларда (Хитев җитәкчелегендә, ачык позициядән утка тотып, дошманның танкка каршы атучы тубы, 10 лап пулемёт ноктасы сафтан чыгарыла, күп кенә солдаты юк ителә, бу терәк пунктларны басып алырга мөмкинлек тудыра) батырлык күрсәтә.

Демобилизацияләнгәч (1946), туган җиренә кайта. 1948 елдан Любашёвкада яши, балта остасы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин