Мәкаләдә киң һәм аз өйрәнелгән бастырылмаган эпистоляр чыганаклар комплексын – цензура тарафыннан конфискацияләнгән солдат хатларын өйрәнү нигезендә Сталинград сугышының чын, тулы картинасын торгызырга һәм күрсәтергә омтылыш ясала. Капма-каршы көрәшүче армия солдатларының мораль-психологик хәлен анализлауга игътибар бирелә.

Автор фикеренчә, хәрби хатларны өйрәнү шулай ук бик күп идеологияләр барлыкка килү процессын тикшерергә һәм буыннарның социаль хәтеренә аларны тапшыру һәм беркетү механизмнарын аңларга мөмкинлек бирә.

Сылтама ясау өчен: Миниханов Ф.Г. Письма солдат с фронта как исторический источник // Научный Татарстан. 2023. №1. С.58–68.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фидаил Гыймран улы Миңнеханов, тарих фәннәре кандидаты, доцент, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: fidail1956@ mail.ru