Тарихы

1732 елларда отставкадагы солдатлар авылы буларак нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Бөгелмә, Кече Бөгелмә исемнәре белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 3 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1717 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Ивановка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Волна революции” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы, 1967 елдан – “Октябрьский” совхозы (Ивановка, Аккүл авыллары, Марьяновка поселогы), 2003 елдан – “Агропродсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Степной” заказнигы” совхозы составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 473,
1889 елда – 771,
1910 елда – 929,
1920 елда – 1062,
1926 елда – 929,
1938 елда – 422,
1949 елда – 293,
1958 елда – 205,
1970 елда – 143,
1979 елда – 83,
1989 елда – 33,
2002 елда – 28,
2010 елда – 13,
2017 елда – 9 кеше (руслар).