Биографиясе

1921 елның 17 ноябре, Апас районы Күккүз авылы – 1980 елның 17 апреле, Казан.

Дагстан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1947), ТАССР Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли.

1955 елдан ТАССР сәламәтлек саклау министрының 1 нче урынбасары, 1959 елдан ТАССР сәламәтлек саклау министры. 1964–1971 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары. 1971–1979 елларда ТАССР даруханәләр идарәсе башлыгы.

Ике чакырылыш ТАССР ЮС депутаты (1963, 1975).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997.