1930 елларда СССР ФА каршындагы Бөтенсоюз астрономия-геодезия җәмгыятенең Казан бүлеге буларак оештырыла; 1922 елдан хәзерге исемендә. Астрономия, геодезия, массакүләм, яшүсмерләр секцияләреннән тора. Җәмгыять белән башында рәис торган Совет идарә итә. Рәисләр булып танылган галимнәр В.А.Баранов, Ю.В.Евдокимов, А.А.Нефедьев, О.И.Белькович эшли.

Җәмгыятьнең төп бурычы — илебез фәне һәм техникасының казанышларын пропагандалау, астрономия буенча фәнни белемнәрне популярлаштыру. Аның әгъзалары астрономия, геодезия, космонавтика һәм Җирне космостан торып тикшерүләр буенча лекцияләр укый. Яшьләргә түгәрәкләрдә, җәйге астрономия мәктәпләрендә һәм экспедицияләрдә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар юнәлтелә.

Җирнең ясалма иярченнәрен күзәтүләрне оештыру һәм алып бару буенча шактый эшләр үткәрелә (Ю.В.Евдокимов, М.И.Лавров, М.Ә.Вайсов). 1970 елларда А.А.Нефедьев җитәкчелегендә СССР территориясендәге барлык кызыксынган обсерваторияләр һәм оешмалар өчен йолдызларның Ай белән каплану мизгелләре исәпләп чыгарыла. КАГҖ Казанда, шулай ук Татарстан төбәкләрендә йолдызларның Ай белән каплануларының аерым төре — орынуларны күзәтү алып бара. Шундый күзәтүләр нигезендә А.А.Нефедьев һәм аның шәкертләре тарафыннан Айның кырый зонасы картасы төзелә.

Автор – Г.В.Жуков