Эчтәлек

1855 елның 25 августы, Мәскәү — 1892 елның 12 сентябре, шунда ук.

1875 елда Мәскәү консерваториясен (кларнет классы) тәмамлап, Казанда П.Медведев оештырган опера труппасында дирижер булып эшли.

1878 елдан Мәскәүнең Кече театры һәм Мәскәү симфоник музыка сөючеләр түгәрәге дирижеры.

1884 елдан Казан театрында дирижер буларак актив концерт эшчәнлеге алып бара (1888–1889 елларда шулай ук антре­пренер), симфоник концертлар белән чыгышлар ясый.

Казанда һәркем кереп укый алырлык беренче музыка мәктәбен ача (1886–1891). Фортепиано, оркестр, вокал, драма сәнгате классларында төрле яшьтәге 300 гә якын укучы укый.

Мәктәп эшчәнлеген опера театры каршындагы үзенчәлекле студия эшчәнлеге кебек оештыра, укытучылар һәм укучыларны театр эшенә җәлеп итә. Шул сәбәпле мәктәп таркала, аны Рус музыка җәмгыяте карамагына күчерәләр.

Драма спектакльләренә, шул исәптән А.Н.Островский пьесаларына күпләгән увертюралар һәм антрактлар авторы.

Әдәбият

Кантор Г.М.Музыкальный театр в Казани XIX — начала XX вв. К., 1997.