Эчтәлек

1923 елның 1 феврале, хәзерге Киров өлкәсенең Яранск шәһәре — 2006 елның 16 августы, Казан.

1950 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, 8 нче номерлы Казан киноплёнка фабрикасында эшли, 1956–1991 елларда РФА КФҮнең Органик һәм физик химия институтында: директор урынбасары (1965–1981), бер үк вакытта азотлы органик кушылмалар лабораториясе мөдире (1965–1991).

1973–1978 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Президиумы рәисе урынбасары.

Хезмәтләре азотлы органик кушылмалар химиясенә карый. Китаев гидразоннар таутомериясен һәм цикллашуын тикшерә. Арилгидразоннар индолизлашу реакцияләрен, Фишер-Арбузов реакциясе механизмын һәм бу реакция барышындагы аномаль күренешләрне өйрәнә. Фталазин, фталазоннар һәм 1,2,4-триазинның амин- һәм гидразинлы кушылмаларының фәзаи һәм электрон төзелешен билгели. Гидразин кушылмалары төзелешен, аларның физик, физик-химик һәм химик үзлекләре белән үзара бәйленеше закончалыкларын ачыклый.

Китаев җитәкчелегендә азотлы һәм элементорганик кушылмаларның квант химиясе һәм фотоэлектрон спектроскопиясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә, биологик актив гидразоннарның катлаулы системаларында конформацион һәм эчке молекуляр тәэсир итешүләре өйрәнелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Применение полярографии в органической химии // Успехи химии. 1959. № 28 (автордаш); Гидразоны. М., 1978 (автордаш);

Промежуточные продукты в электрохимических реакциях. М., 1982 (автордаш).