Эчтәлек

Формасы (турыпочмаклык, өчпочмак һ.б.), төсе, бизәге махсус билгеләнгән, бер кырыеннан сапка беркетелгән тукыма.

Борынгы заманнарда сөңге сабына яисә сугышчы баш киеменә дә (алпакка) беркетелгән. Символик һәм изге мәгънәгә ия дәүләт эмблемасы булган.

Гаскәр башлыклары әләме, гадәттә, озынча турыпочмаклык рәвешендә эшләнгән, гаскәр белән идарә иткәндә кулланылган (туплану урынын күрсәткән, теге яки бу әмерне тапшыру өчен файдаланылган). Әләмне, гадәттә, баш полк саклаган, аның юкка чыгуы (егылуы) җиңелү билгесе саналган.

Хан әләменнән кала һәр бәкнең, идарәченең үз нәсел тамгасы төшерелгән, башлыча, өчпочмак рәвешендәге әләме булган. Шул әләмнәр гаскәри берәмлекләр санын белдергән.

XII–XIII йөз болгарлары әләмнәре, башлыча, яшел төстә, аларга ыруг тамгалары төшерелгән һәм Коръәннән алынган кәлимәләр алтын җепләр белән чигелгән булган.

XIII–XVI йөзләрдә Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында Җүчиләр тамгасы белән мөселман символлары төшерелгән күк һәм яшел төстәге әләмнәр кулланышта йөри.

XIV–XVI йөзләрдә эре полкларда әләм «хорунга» дип аталган. Соңрак бу атама рус һәм полякларга «хоругвь» буларак килеп кергән.

Әдәбият

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии Х – начала ХIII веков. Казань – Магадан, 1997.

Автор – И.Л.Измайлов