- РУС
- ТАТ
(Monstera), ароидчалар семьялыгыннан күпьеллык лианалар ыругы
27 гә якын төре билгеле. Чыгышы — Үзәк Американың дымлы тропик урманнары.
Сабагы агачланган, 6 м га кадәр биеклектә, өстәмә һава тамырлары ярдәмендә үрмәли, аларның кайберләре стенага, агачка яки башка терәүгә берегү өчен хезмәт итәләр, икенчеләре җиргә кадәр җитәләр һәм тамырланалар. Яфраклары зур (70 см га кадәр), куе яшел, озынча түгәрәк, озын сапларда урнашкан. Яшь үсемлекләрнең яфрак пластинкалары бөтен, йөрәксыман, олы үсемлекләрдә — тишекле каурыйсыман-киселмә, яктыда күләгәдәгегә караганда күбрәк телгәләнә (яшь үсемлекләрне еш кына филодендрон белән бутыйлар). Вак чәчәкләре цилиндрсыман яфрак куентыгындагы юан чәкәнгә җыйналган (бүлмә шартларында сирәк чәчәк ата). Җимеше — күп орлыклы ачык төстәге, 20 см га кадәр озынлыктагы җиләк, ашарга яраклы, ананас тәме һәм исе килә.
Татарстанда татлы монстера (M. deliciosa), Карвинский монстерасы (M. karwinskyi), тигезсез янлы монстера (M. obliqua) һәм кайбер башка төрләре декоратив бүлмә үсемлеге буларак үстерелә. Ботаклардан яки һава бәбәкләреннән җиңел үрчи. Туры кояш нурларын яратмый, яфракларына су бөркү уңай нәтиҗәләр бирә. 2 ел саен үсемлекне зуррак чүлмәккә күчереп утырталар, ел саен туфракның өске катламын алыштыралар. Туфрак бик дымлы булганда, монстера «еларга» мөмкин (махсус авызчык аша дымны чыгара), шунлыктан аны «елак» дип тә йөртәләр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.