Эчтәлек

Хөсәеновлар династиясен нигезләүче булып Казан губернасы Мамадыш өязенең Кибәхуҗа авылыннан чыккан Иманкол санала.

Хөсәеновларнең бабалары Оренбург губернасы Сәет бистәсен (кара Каргалы бистәсе, XVIII йөз) нигезләүчеләрдән булалар.

Мөхәммәтгали Хөсәен улы (1804 ел — 1858 ел, хәзер Оренбург өлкәсе Илек авылы), Оренбург сәүдәгәре, сәүдә белән шөгыльләнә. Аның уллары: Әхмәт, Габделгани һәм Мәхмүт.

Әхмәт Мөхәммәтгали улы (1837 ел, Оренбург губернасы Сәет бистәсе — 1906 елның 10 декабре, Казан), 1 нче гильдия Оренбург һәм Казан сәүдәгәре. 1861 елда бертуганнары белән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары сәүдәсе алып барган «Әхмәт Хөсәенов һәм борадәрләре» фирмасын нигезли. Оренбургта эчәк юу производствосы (1885), эчәк эшкәртү заводы (1899), ярма фабрикасы оештыра; шулай ук аның Сәмәрканд өлкәсенең Хөҗәнд шәһәрендә мамык чистарту заводы, Сырдәрья өлкәсенең Ташкент шәһәрендә эчәк эшкәртү заводы була.

1896 елдан Казанда, Кабан күле буендагы үз йортында яши. Аның кибетләрендә (Казан, Оренбург һәм Оренбург губернасы, Түбән Новгород, Мәскәү һ.б.) авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итәләр.

Оренбург (1879–1897), Казан (1898–1901) шәһәр думалары гласные. Оренбургта ярлыларга ярдәм комитеты (1888 елдан), Оренбургның мохтаҗ кешеләренә ярдәм итү җәмгыяте әгъзасы (1892 елдан), Казан губерна ятимханәләре попечительлегенең шәрәфле әгъзасы (1896–1906), «Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыяте» (1898 елдан) попечителе.

Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (1905) катнаша.

Аның акчаларына Оренбургта мөселман татарлар өчен түләүсез ашханә ачыла (1892), гомуми чыгымнар 3 мең сум тәшкил итеп, «Хөсәения» мәдрәсәсе, Оренбургта һәм Оренбург губернасында 20 ләп мәчет төзелә (1896–1906).

Түбән Новгород ярминкәсендә Мөселман хәйрия җәмгыятен оештыручыларның берсе (1906).

Вафатыннан соң 500 мең сумнан артык акчасын хәйрия эшенә (мохтаҗларга сәдака тарату, укытучыларга хезмәт хакы, яшьләрне укытуга стипендияләр түләү, «Хөсәения» мәдрәсәсен тоту һ.б.) васыять итә. Хәйрия капиталы белән идарә итү өчен Ә.Хөсәенов исемендәге попечительләр шурасы (1906–1917) оештырыла.

Габделгани Мөхәммәтгали улы (1839 ел, Оренбург губернасы, Орск өязенең Юлык авылы — 1902 елның 3 ноябре, Оренбург), 1 нче гильдия Казалы шәһәре сәүдәгәре.

1869–1892 елларда Казалы шәһәрендә һәм күрше шәһәрләрдә «Әхмәт Хөсәенов һәм борадәрләре» фирмасы вәкиллекләрен, Перовск, Сырдәрья, Семипалатинск, Маргелан, Ташкент, Сәмәрканд, Җамбул, Чимкент һәм Ыргыз шәһәрләрендә Казалы конторасы бүлекчәләрен нигезли.

1896 елдан соң Сырдәрья өлкәсенең Казалы һәм Перовск шәһәрләрендә — мануфактура һәм бакалея товарлары, Тургай өлкәсенең Ыргыз шәһәрендә күн товарлар белән сәүдә итә. 1897–1902 елларда аның тарафыннан Оренбург өлкәсе авылларында 100 ләп яңа ысуллы уку йортлары, 20 дән артык хатын-кызлар мәктәпләре ачыла.

Фатыйма Әдһәмованың хатын-кызлар мәктәбен финанслый.

Мәхмүт Мөхәммәтгали улы (1845 ел, Оренбург губернасы Сәет бистәсе — 1910 елның 10 августы, Оренбург), 1 нче гильдия Оренбург сәүдәгәре.

1876 елдан «Әхмәт Хөсәенов һәм борадәрләре» фирмасының Түбән Новгород, Казан, Әстерхан, Мәскәү шәһәрләрендәге бүлекчәләре белән җитәкчелек итә. 1896 елда капитал бүлгәннән соң, Оренбургта гомуми бәясе 800 сумлык 3 йортның, Казан, Оренбург, Сембер, Казалы, Ыргыз, Перовск, Бохара, Истанбул, Берлин шәһәрләрендә урнашкан һәм күмәртәле ефәк, мануфактура товарлары, мамык, йон, терлек мае, күн сәүдәсе белән шөгыльләнгән 11 сәүдә-сәнәгать конторасының хуҗасы була. Каргалыда аның терлек чалу, йон юу предприятиеләре эшли. Тәфкилев утарын били (Оренбург губернасы). Оренбург биржасының 1 нче разрядлы әгъзасы (1906 дан), Оренбург биржа комитеты старшинасы (1906–1907), «Актүбә он тарту һәм бодай ширкәте»ндә 40 мең сумлык пае була. Оренбургның мохтаҗ кешеләренә ярдәм итү җәмгыяте (1892 елдан), «Оренбург шәһәренең һөнәрчелек, мәхәлләләрнең ир-атлар һәм училищеләренең мохтаҗ шәкерт егетләренә һәм кызларына ярдәм итү җәмгыяте» (1892–1910), «Оренбург төрмәләр буенча губерна попечительлеге җәмгыяте» әгъзасы, Оренбург җәмәгать банкының хисап комитеты әгъзасы булып сайлана. 1909 елда Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясенә финанс ярдәме күрсәтергә тиешле комиссия рәисе итеп сайлап куела. 1873 елдан бертуган Хөсәеновлар Түбән Новгород ярминкәсендә катнашалар, Мишәр тыкрыгында кунакханә номерлары һәм фатирлар, склад бүлмәләре, таш кибетләр, ашханәләр, трактирлар, чәйханәләр урнашкан Хөсәеновлар мөсафирханәсен тоталар. 1899 елда Оренбургта таш бина төзиләр, аның эчендә ресторан һәм кибетләр урын ала («Америка кунакханәсе»). Оренбургта, Казанда, Казалыда, Илек Защитасында һ.б. да йортлар, Оренбург губернасының Оренбург, Орск, Чиләбе һәм Троицк өязләрендә җирләр билиләр. Россия, Урта Азия һәм Европаның төп икътисади үзәкләрен колачлаган киң сәүдә челтәре оештыралар. 1873 елга Хөсәеновларның гомуми капиталы 80 мең сум, 1896 елда 3 млн сум тәшкил итә. 1896 елда бертуган Хөсәеновлар үз капиталларын бүлеп алалар.

Мөхәммәтвәли Габделгани улы (1871 ел – 1933 ел, Оренбургның 1 нче мәчете имамы, «Вәлия» мәдрәсәсе мөдире, «Дин вә мәгыйшәт» журналы нашире, басмаханә, 100 мең сумлык капитал әйләнеше булган сәүдә йорты били. Оренбургта һәм күрше губерналарда сәүдә итә. Уфада Оренбург мөселман Диния Нәзарәте каршында узган дин әһелләре киңәшмәсендә катнаша (1905 елның 10–15 апреле).

Хөсәен Мәхмүт улы (1883 ел – 1918 елдан иртәрәк түгел), 1 нче гильдия Оренбург сәүдәгәре. 1906 елдан «Кәримов, Хөсәенов һәм Ко» ширкәте белән җитәкчелек итә. 1909 елда Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясенә финанс ярдәме күрсәтү комиссиясе әгъзасы. «Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте»н оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе (1912), аның гомерлек әгъзасы, идарә составына сайлана. Оренбург мөселманнар хәйрия җәмгыяте, Актүбә мөселманнар җәмгыятенең һәм Казандагы Шәрекъ клубының шәрәфле әгъзасы.

Шәрәфетдин Мәхмүт улы (1885 ел – 1926 ел, Урта Азия), 2 нче гильдия Оренбург сәүдәгәре. Истанбулда укый. Аның «М.Г.Хөсәенов варислары Оренбургта» фирмасының Казанда, Түбән Новгород ярминкәсендә, Илек Защитасында, Ыргызда, Казалыда, Перовскида, Кокандта бүлекчәләре була. Оренбург шәһәр думасы гласные (1913–1917), Оренбург биржа комитеты арбитраж комиссиясе, Оренбург губерна хәрби сәнәгать комитеты әгъзасы (1915–1917); «Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте» нең гомерлек әгъзасы, Оренбург мөселманнар хәйрия җәмгыяте әгъзасы. Совет чорында Мәскәүдә Төркия илчелегендә эшли.

Габделхәмит Габделгани улы (? — 1976 ел, Ташкент), сәүдәгәр һәм иганәче. Оренбург мөселманнар хәйрия җәмгыяте рәисе. Оренбург шәһәр думасы гласные (1913–1917), биржа комитеты старшинасы (1917 елдан) һәм аның Оренбург хәрби-сәнәгать комитетындагы вәкиле (1915–1917), «Бөтенроссия туберкулёзга каршы көрәш җәмгыяте» һәм «Ашыгыч ярдәм күрсәтү җәмгыяте» казначее. Санкт-Петербург, Сембер губернасы Сембер өязе, Актүбә һ.б. хәйрия җәмгыятьләре әгъзасы; «Оренбург мөселман музыка-драма җәмгыяте»н оештыручыларның берсе.

Әдәбият     

Фәхретдин Р. Әхмәт бай. Оренбург, 1911; 

Гани бай: Тәрҗемәи хәле, хатлары, аның хакында хатирәләр. Оренбург, 1913; 

Хәмидуллин Л. Иганәче Хөсәенов байларның варислары // Гасырлар авазы-Эхо веков. 2009. № 1; 

Рахшикулова М.Ф. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Оренбург, 1997.

Автор — Р.Р.Шәйдуллин