Җәдитчелек, күренеш буларак, үзенең формалашуы процессында татар җәмәгатьчелегендә кискен бәхәсләр тудыра. Зыялыларның алдынгы карашлы өлеше аңарда татар җәмгыятен күпгасырлык торгынлыктан алып чыгарга сәләтле интеллектуаль һәм идеологик көчне күрә. Татар кадимчеләре әлеге хәрәкәт мөселман бергәлегенә җитди куркыныч яный дип исәплиләр, алар фикеренчә, җәдитчелек җәмгыятькә атеизм белән янәшә торучы хөр, ирекле фикер алып килә.

Җәдитчелеккә караш

Совет чорындагы ватан тарихы фәнендә җәдитчелекнең күп төрле юнәлешләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. 1920 елларда ул интеллектуаль-мәдәни хәрәкәтнең аерым төре (Җ.Вәлиди) яки дини яңарыш формасы (Р.Ибраһимов) буларак тикшерелә. 1930 еллардан башлап «җәдитчелек» төшенчәсе күбрәк сәясиләштерелгән төсмер ала, җәдитчелек татар милли буржуазия идеологиясе итеп карала (А.Аршаруни, Х.Габидуллин). 1960–1970 елларда җәдитчелек реакцион күренеш (С.Г.Батыев), яңа ысуллы мәктәп оештыруы белән башкалардан аерылып торган билгеле бер уңай адымнарга (алар арасында яңа ысуллы мәктәпләр оештырылу аерым игътибар үзәгенә алына) сәләтле милли буржуазия эшчәнлегенең бер формасы (Р.И.Нәфыйгов, К.Ф.Фасиев), шулай ук XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында татар җәмәгатьчелегендә милли-демократик хәрәкәтнең идеологик чагылышы (Я.Г.Абдуллин) буларак бәяләнә. 1986–1990 елларда җәдитчелекнең төрле аспектлары Д.Лаззерини, А.-А.Рорлих, А.Холид (АКШ), И.Мараш, А.Канледере (Төркия), Д.М.Исхаков һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә.

Татарстанда совет дәвереннән соңгы җәмгыять белемендә җәдитчелек ике төрле караш аша аңлатыла: беренчесе буенча ул халыкның иҗтимагый һәм рухи тормышына исламның әйләнеп кайтуы өчен иң файдалы, нәтиҗәле форма, республикага ят дини агымнар үтеп керүгә каршы торучы ышанычлы киртә итеп карала; икенче караш дини гореф-гадәтләрне кабат яңартуда җәдитчелек мөмкинлекләренә карата игътибарлырак мөнәсәбәттә булу кирәк дип таба, чөнки әлеге күренеш исламга ревизия ясарга юнәлдерелгән һәм традицион ислам өммәсе нигезләрен җимерергә сәләтле гаять күп идеологик һәм сәяси фикерләрне һәм максатларны колачлый. Әгәр берәүләр җәдитчелекне яңача ысуллы мәдрәсәләр оештыру юлы белән мәгариф системасын яңарта дип уйласалар, икенчеләр аңарда исламның татар варианты асылын күрәләр. Тикшеренүчеләрнең күпчелеге җәдитчелекнең төп принциплары үсешен һәм формалашуын И.Гаспринский эшчәнлеге белән бәйлиләр һәм шуның белән әлеге агымның мәгърифәт-мәгариф юнәлешенә өстенлек бирәләр. Кайбер белгечләр, җәдитчелекнең асылындагы сәяси-идеологик сыйфатларны ассызыклап, аның үсеп китүенә Морад мулла һәм Батырша имам эшчәнлеге этәргеч биргән дип саныйлар. Җәдитчелекнең башлангычында күренекле дин эшлеклесе Г.Курсави торган дигән фикер дә яшәп килә, аның тарафдарлары әлеге күренешнең асылын мөселман ислахчылыгы белән тәңгәлләштерәләр.

Иҗтимагый-сәяси тормышның юнәлешләре

XVIII йөз – XIX йөз ахырында татар җәмәгатьчелегенең иҗтимагый-сәяси тормышын өч юнәлеш билгели: традициональлек, мөселман ислахчылыгы, модернизм.

Традициональлек мөселман бергәлегенең тотрыклы нигезләрен саклап калуга омтыла, ислахчылык исламга элегрәк хас булмаган мәдәният, сәяси тормыш кагыйдәләрен үзенең рухи байлыгы итеп сайлап алырга һәм җайлашырга сәләтле процессларга этәргеч ясау юлы белән мөселман җәмәгатьчелеген яклауга юнәлдерелә. Модернизмның нигез шарты: Россиядә хөкем сөргән социаль-сәяси хәл һәм татар җәмәгатьчелегенең рухи торышы кичекмәстән мөселман өммәсенең интеллектуаль һәм сәяси көчләрен торгызу зарурлыгына күрсәтә. Бу, үз чиратында, икътисади мөнәсәбәтләрне, мәгариф системасын камилләштерүне, сәяси көчләрне берләштерүне таләп итә.

Татар җәмгыятендә ислахчылык һәм модернизм юнәлешләренең бер-берсе белән үрелеп баруы нинди дә булса сәяси институтларны яңадан торгызырга мөмкин булмаган шартларда татарларда җәмгыятьне берләштерүче социаль-мәдәни интеграция факторы сыйфатында, коллектив аң формасы буларак, исламның алгы планга чыгуы белән бәйле. Шуңа карамастан, ислахчылык һәм модернизм – төрле социаль төркемнәрнең һәм катламнарның мәнфәгатьләрен чагылдыручы ике төрле юнәлеш. Татар җәмәгатьчелегендә ислахчылык – Г.Курсави, Г.Утыз Имәнидән, модернизм исә татар җәмгыятен сәяси яктан үзгәртеп кору проблемасын алга куйган Морад мулла һәм Батыршадан башлангыч ала. Җәдитчелек И.Гаспринский эшчәнлегендә һәм хезмәтләрендә аеруча тулырак чагыла; шуңа күрә аның үсешен хаклы рәвештә мәгариф системасын реформалаштыру белән бәйлиләр.

Россия мөселманнарының тормышын һәрьяклап колачлаган иҗтимагый-сәяси вазгыятьтә мөселман мәгарифе модернизмның төп юнәлешләрен билгели: XIX йөз шартларында мәгариф алгарышы җәмгыятьнең рухи яңарышы һәм интеллектуаль потенциалы үсешенең бердәнбер мөмкин формасы була. Моннан тыш, яңа социаль көчләр Россия җәмгыятендә капиталистик мөнәсәбәтләрнең формалашып килүе шартларында сәләтле кадрларга мохтаҗлык кичерә. Мөселман мәгарифе системасының яшәеше күп мәсьәләләрдә хәйрия оешмаларына һәм мәгариф системасы реформаларының соңгы нәтиҗәләре белән кызыксынган фондларга бәйле була.

Җәдитчелек үзәкләре

XX йөз башында татар җәмгыятендә сәяси яңарышның нигезен төзү, җәдитчелекне тагын да камилләштерү өчен яңа мөмкинлекләр туа (Бөтенроссия мөселманнарының корылтайлары, «Иттифакъ әл-мөслимин», Мөселманнар фракциясе). Бу исә социаль-сәяси проблемаларны тамырдан хәл итү өчен тагын да уңайлы шартлар тууын күрсәтә. Модернизм татар җәмгыятендә иҗтимагый-рухи тормышны әйдәп баручы юнәлешләрнең берсенә әверелә. Казандагы «Мөхәммәдия», Уфадагы «Галия», Оренбургтагы «Хөсәения», Троицкидагы «Рәсүлия», Әстерхандагы «Низамия», Иж-Бубый авылындагы «Буби» мәдрәсәләре җәдитчелекнең төп үзәкләре була.

Җәдитчелек вәкилләре

Җәдитчелекнең күренекле вәкилләре – Й.Акчура, Г.Баруди, Г.Буби, Җ.Вәлиди, Р.Ибраһимов, Ф.Кәрими, С.Максуди, Ф.Туктаров.

Әдәбият

Аршаруни А., Габидуллин Х. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931;

Батыев С.Г. Татарский джадидизм и его эволюция // История СССР. 1964. № 4;

Ислам в татарском мире: История и современность. Казань, 1997;

Исхаков Д.М. Феномен татарского джадидизма: введение к социокультурному осмыслению. Казань, 1997;

Абдуллин Я.Г. Джадидизм среди татар: возникновение, развитие и историческое место. Казань, 1998;

Мухаметшин P.M. Татары и ислам в XX веке. Казань, 2003;

Lazzerini Edward J. Ismail Bey Gasprinskij and Muslim Modernism in Russia, 1878–1914. Wash., 1973;

Lazzerini Edward J. Ethnicity and the Uses of History: The case of the Volga Tatars and Jadidism // Central Asian Survey. 1982. Vol.1, № 2/3;

Azade-Ayse Rorlich. The Volga Tatars. California, 1986;

Kanledere A. Reform within Islam. The Tajid and Jadid Movement among the Kazan Tatars (1809–1917). Conciliation or Conflict? Ist., 1997;

Khalid A. The Politics of Muslim Cultural Reform: Jadidism in Central Asia. Berk. and Los Ang., 1998;

Maras I. Tьrk Dunyasinda Dini Yenilesme (1850–1917). Ist., 2002.

Автор – Р.М.Мөхәммәтшин