Эчтәлек

Балалар ятимханәләре турындагы 1839 ел 27 декабрь нигезләмәсе нигезендә 1843 елда оештырыла. Императрица Мария (Мария Фёдоровна) учреждениеләре ведомствосында тора, Балалар ятимханәләре төп идарәчелегенә буйсына, балалар ятимханәләре белән үзәкләштерелгән җитәкчелекне гамәлгә ашыра, аларның эшчәнлеген регламентлаштыра.

Идарәчелек карамагында ятимханәләр ачу, иганә керүенә һәм тотылуына контрольлек итү, иганәчелек лотереялары оештыру, ятимханәләрнең эш тәртибен раслау мәсьәләләре керә. Вице-губернатор, даими шәрәфле әгъзалар — Казан һәм Зөя архиепискобы, гамәли әгъзалар — губерна дворяннар башлыгы, вице-губернатор, дәүләт милке идарәчесе, шәһәр башлыгы; XIX  йөз ахырыннан шулай ук халык училищеләре директоры һәм губерна земство идарәсе рәисе була. Шәрәфле әгъзалар итеп, гадәттә, иганәчелек эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүчеләр сайлана. Алар арасында В.Ф.Булыгин, Ф.Х.Грахе, В.И.Заусайлов, И.С.Кривоносов, Л.Б.Мандельштам, А.Я.Сәйдәшев, Н.В.Унженин, А.Д.Госманов, Л.К.Хрщонович, А.Г.Хөсәенов, Л.Н.Щербаков була.

Идарәчелек утырышлары Губернатор сараенда үтә.

1917 елда бетерелә.

Әдәбият

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998.

Автор – Л.М.Айнутдинова