1948 елда хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кырыенда 3 нче скважина белән ачыла, бу урында истәлек стеласы куелган.

1952 елда гамәлгә кертелә. 1973 елда Ромашкино нефть чыганагы составына 1943 елда ачылган Шөгер нефть чыганагы кертелә.

Ромашкино күтәрелешенә туры килә, 1934 елда Е.И.Тихвинская җитәкчелегендә Татарстан геологлары тарафыннан Пермьнең Казан утырмалары буенча картага төшерелә, соңрак тагын да борынгырак структур бораулау белән раслана.

Сәнәгый ятмалар девон (80%) һәм карбон утырмаларында; ятмаларның уртача тирәнлеге 600–1800 м. Скважиналарның башлангыч дебиты тәүлеккә 300 т га кадәр, нефтьнең уртача тыгызлыгы 0,8–0,86 г/см3, күкерт 1,05–4,6%, парафин 3,8–5,1%. Чыганакта 22 нефть горизонты, шуның 18 ендә сәнәгый нефть.

Зур күләмле һәм катламлы-гөмбәзсыман 400 дән артык ятма билгеләнгән. Терриген коллекторлар — катламланган комсу, алевролит һәм аргиллит токымнардан, карбонат коллекторлар известьташ һәм доломитлардан тора.

Тыгызлыгы буенча җиңел (терригенлы девон) һәм авыр (карбон) нефтькә бүленә, нефтьнең авырлашуы астан өскә таба бара. Девонга караганда карбон нефтендә күкерт һәм кокс 2 тапкыр күбрәк; алар үзлерәк, газның күләме азрак.

Сумала һәм асфальтеннарның күләме киселеш буенча өскә таба артуы белән бер үк вакытта парафин һәм аксыл фракцияләрнең кимүе бара. Көнбатыштан көнчыгышка һәм көньяктан төньякка таба девон нефтендә күкерт һәм сумаланың күләме арта. Углеводород составы буенча нефтьләр метан-нафтенлы типта. 

Ромашкино нефть чыганагында төп эшкәртү объектлары булып Д1-Д0 һәм Бобрики горизонтлары тора. Девонның терриген утырмаларында 19,5 меңнән артык скважина борауланган. Еллык максималь чыгарылышы 81,5 млн т (1970), 6 ел дәвамында 80 млн т дәрәҗәсен тота, 1999 елга 11,1 млн т га кадәр кими. Бобрики горизонты утырмаларында 13 нефть ятмасы билгеләнә; максималь нефть чыгышы 1980 елда — якынча 7 млн т (карбон), 1999 елда 2,9 млн т га төшә.

Нефть чыгару суэтем юлы белән катлам басымы режимында алып барыла.

60 ел эчендә Ромашкино нефть чыганагында 2,2 млрд т нефть чыгарыла, шуның 90% тан артыгы — девон утырмаларыннан.