Гәүдәсе җыйнак, кыска, озынлыгы 7–30 мм. Канатлары киң, көчле. Башы зур, төсле ялтыравык зур күзле һәм мыекчасының өченче буыны боҗралы. Хортумчыгы кадап суыручан типта. 3,5 меңнән артык төре бар, киң таралган.

Россиядә 200 гә якын төре билгеле; Татарстан территориясендә 15 ләп төре бар. Аеруча билгеле төрләр: соры чебеннәр, кигәвеннәр үзләре (Tabanus), яңгыр кигәвеннәре (Haematopota). Гадәттә, елга һәм күл ярлары буенда яши.

Ачык һавада эссе кояшлы көндә хайваннарга, сирәк кенә кешеләргә һөҗүм итә. Канны ана зат эчә (ата затлар нектар белән туклана). Бер суырганда 300 мл га кадәр (озынборыннарга караганда 70 тапкыр күбрәк) кан эчә.

Яшәү дәверендә үсемлекләрнең су өсте өлешләренә 3,5 мең гә кадәр күкәй сала. Личинкалары суда яки аның тирәсендә үсә, башка бөҗәкләрнең личинкалары, янъйөзәрләр, яңгыр суалчаннары һәм башкалар белән туклана. Олы затлар да дымлы урыннарны ярата, шунлыктан терлекләргә су эчертү урыннарында аеруча күп очрыйлар.

Кигәвеннәр түләмә, түләрәмә һәм башка авыруларны таратучылар булырга мөмкиннәр.

Кигәвеннәр фаунасы төрләр комплексы хасил итә: тайга урманы (төп төрләр — бизәкле чуар коңгыз, төшке кигәвен, иртәнге кигәвен), Европа-Себер урманы (төп төрләр — үгез кигәвене, гади һәм Италия яңгыр кигәвене) һәм урман-дала (реликт чуар коңгырт коңгыз, соры кигәвен, көзге кигәвен). Климатның глобаль үзгәрешләре белән бәйле рәвештә урман-дала төрләренең ареалы акрынлап киңәя бара.