Чын исем-фамилиясе Мәүләмбирдиев Мөхәммәтнәҗип Аллабирде улы.

1886 ел, Әстерхан губернасы Казый авылы – 1937 ел.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә татар әдәбияты укыта.

«Ил», «Идел», «Йолдыз» журналларында басылган, XX йөз башы татар әдәбияты һәм татар әдәби теле мәсьәләләренә багышланган, Г.Тукай, М.Акъегетзадә, Г.Ибраһимов, Гыйффәт Туташ иҗатларына караган күпсанлы мәкаләләр авторы.