Административ-территориаль буйсынуы

Поселок якынча 1953 елда Куйбышев сусаклагычы һәм Зәй дәүләт район электрстанциясеннән килүче электр энергиясе агымын арттыру өчен электр тапшыру линиясен урнаштыруга бәйле оештырыла. Торак пунктлар реестрына кертелмәгән.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Зеленая Роща авыл җирлеге составына керә.

Поселок оештырылган вакытта эшчеләр өчен берничә йорт төзелә. 1960 еллар ахырында эшчеләргә Бөгелмәдә фатирлар бирелә, бушаган йортларга авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училище (якынча 1970 елда ачыла, 1974 елда СПТУ-69 итеп үзгәртелә) урнаштырыла, 1992 елда ябыла.

Мәгариф

1993 елда Бөгелмәдә Мостафа Онджель исемендә лицей-интернат ачыла, ир балалар бүлеге поселок территориясендә урнашкан.

Халык саны

2015 елда – 91 кеше.