Авылга 1926 елда ТАССРның Буа районы Иске Чокалы авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Аксубай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Аксубай авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1953 елдан аның составына Тельман исемендәге колхоз (Яңа Аксубай авылы) керә, үзәк утар Яңа Аксубай авылына күчерелә, 1958 елдан Ильич исемендәге колхоз (Киса авылы) белән берләштерелә.

1993 елдан – «Киса» күмәк предприятиесе һәм Ленин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 54,
1938 елда – 190,
1949 елда – 183,
1958 елда – 122,
1970 елда – 185,
1979 елда – 185,
1989 елда – 122,
2002 елда – 126,
2010 елда – 99,
2015 елда – 98 кеше (татарлар).