Эчтәлек

Балеттагы төп сәнгати алым — бию, ул пантомима белән бергә сюжетны һәм геройларның характерларын чагылдыра.

«Балет» төшенчәсе XVI йөзнең икенче яртысында Италиядә барлыкка килә һәм баштарак спектакльдәге бию мәгънәсендә кулланыла.

XVI йөз ахырында балет дип музыканы, җыр, сөйләм һәм биюне берләштергән тамашаны атый башлыйлар.

XVII йөз дәвамында балет зиннәтле сарайлар тамашасы характерындагы күренеш буларак, башлыча, Франциядә үсеш ала.

XVIII йөздә мөстәкыйль сәнгать төренә әверелә.

XIX йөзнең икенче яртысында Россиядә композиторлар П.И.Чайковский, А.К.Глазунов һәм балетмейстерлар М.И.Петипа, Л.И.Иванов («Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик», «Аккош күле», «Раймонда») иҗатында балет чәчәк ату чоры кичерә.

1900 елларда балетмейстерлар М.М.Фокин, А.А.Горский балет сәнгатенең яңа эстетик хасиятен булдыралар, аңа хәзерге сәнгать һәм әдәбият идеяләрен кертәләр. XIX йөз ахырында балет сәнгатенең бөтен дөньяга таралуына С.П.Дягилевның «Рус сезоннары» һәм А.П.Павлова гастрольләре этәргеч бирә.

Хәзерге балет сәнгатенең үсеш этаплары Р.Глиэрның «Кызыл мәк», Б.Асафьевның «Бакчасарай фонтаны», С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта»сы, А.Хачатурянның «Гаянэ», «Спартак» әсәрләрендә һәм башкаларда чагыла, аңа стильнең, жанр һәм форманың күптөрлелеге — классикадан алып джаз һәм модерн-балетка кадәр булган төрләрне колачлавы хас.

Профессиональ татар балет сәнгате XX йөзнең беренче чирегендә барлыкка килә. Аның тәүге адымнары татар драма театрының үсеше һәм аның сәхнәсендә музыкаль (барыннан да бигрәк С.Сәйдәшев әсәрләре), җырлы һәм биюле пьесалар (Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», М.Фәйзинең «Галиябану», К.Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Ил», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» һәм башка әсәрләр) куелу белән бәйле.

Татар сәхнә хореографиясе үсешенә С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградовларның беренче милли «Сания» операсы йогынты ясый (1925 елгы редакциядә — балетмейстер Ю.Муко; 1930 елда балетмейстер Г.Таһиров).

1939 елда Казанда Татар опера һәм балет театры ачылгач, балет сәхнәсендә яңа формалар, музыкаль һәм пластик милли колорит эзләү активлаша. Г.Таһиров куелышындагы татар сәхнә биюләре Н.Җиһановның «Качкын», «Алтынчәч» (1939, 1941), М.Мозаффаровның «Галиябану» (1940) операларына һәм башкаларга кертелә.

Бер актлы «Яшьләр ялда» спектаклендә беренче тапкыр татар тематикасында балет кую омтылышы ясала (А.Ключарев музыкасы, биюләрне Г.Таһиров куя).

1945 елның 8 мартында беренче милли балет — Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетының премьерасы була (Ә.Фәйзи һәм Л.Якобсон либреттосы, балетмейстер Л.Жуков һәм Г.Таһиров). Төп хореографик партияләрне беренче башкаручылар: Л.Гацулина (Сөембикә), Б.Әхтәмов (Былтыр), В.Романюк (Шүрәле). Соңрак татар балет сәхнәсендә «Шүрәле» берничә тапкыр яңартылып күрсәтелә (1952, балетмейстер Я.Брунак; 1957, балетмейстер Л.Бордзиловская; 1970, 1986, 2000, балетмейстер Л.Якобсон, театр редакциясендә).

1946 елда Н.Җиһановның «Зөһрә» балеты (балетмейстер Ф.Гаскәров) куела.

1950 еллар милли балетның даими үсеш чоры була. Татар опера һәм балет театрында Ә.Бакировның «Алтын тарак» балеты куела (балетмейстер Л.Бордзиловская, 1957; 1971 елда «Су анасы» исеме белән 2 нче редакциясе, балетмейстер И.Смирнов); Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» (балетмейстер О.Тарасов, 1958); А.Ключаревның «Тау әкияте» (балетмейстер Л.Бордзиловская, 1959) балетлары куела.

Узган гасырның икенче яртысында сәхнәдә куелган балет спектакльләре — З.Хәбибуллинның «Раушан» (балетмейстер Е.Дорофеев, 1961; 2 нче редакциясе 1974 елда «Сихерләнгән малай» («Заколдованный мальчик») исеме белән, балетмейстер Д.Арипова); Н.Җиһановның «Ике легенда» («Зөһрә», «Нжери»), балетмейстер Д.Арипова (1971); А.Монасыйпов музыкасына бер актлы «Үлмәс җыр», балетмейстер Д.Арипова (1976); Р.Яхин музыкасына «Фидаи», балетмейстер Л.Исаков (1987) балетлары.

Төрле елларда татар балетында төп хореографик партияләрдә биегән артистлар: Б.Әхтәмов, А.Гацулина, Н.Юлтыева, Ә.Нарыков, С.Хәйруллин, Рөстәм һәм Ревдар Садыйковлар, З.Гайфуллина, Г.Калашникова, Г.Бәширова, Ш.Мифтахетдинов, С.Хантимерова, К.Гайнуллин, И.Хәкимова, Н.Сәрвәров, В.Бортяков, В.Яковлев, В.Яруллин, Р.Әбелханов, Е.Щеглова, Е.Кострова, Б.Смагулов, Л.Мөхәммәтгалиева, З.Хәмдиева, Н.Мәһдиева һәм башкалар.

Татар опера һәм балет театры репертуарында милли балет белән беррәттән Көнбатыш Европа һәм рус классик мирасы, шулай ук хәзерге балет сәнгате әсәрләре дә бар.

Татар опера һәм балет театрында куелган «Кыйсса-и Йосыф» («Сказание о Йусуфе»), композиторы Л.Любовский, либретто авторы Р.Харис, балетмейстрлары Н.Боярчиков һәм Г.Ковтун, сәхнәгә куючы А.Злобин, костюмнар — А.Игнатьева, декорация В.Самохин эшләнешендә) балеты XXI гасыр башында Татарстан балет сәнгатенең иң зур казанышы була. Спектакльдә төп партияләрне башкаручылар: Н.Канетов, А.Белов, Б.Смагулов, Е.Щеглова, Е.Кострова, Л.Мөхәммәтгалиева, Д.Мочалов, Д.Алексеева. Балетның нигезенә Кол Галинең төрки халыкларда киң таралган шул исемдәге поэмасы сюжеты салынган. Анда иманга тугрылык, бурыч, әхлак, мәхәббәт кебек гомумкешелек кыйммәтләре турындагы фәлсәфи хикәят музыка һәм хореография чаралары ярдәмендә чагылдырыла. Либретто авторы Р.Харис, композитор Л.З.Любовский, Йосыф партиясен башкаручы Н.Канетов «Хәзерге мәдәниятләр диалогы шартларында милли эпос традицияләрен үстергән өчен» РФ Дәүләт бүләгенә лаек була (2005).

Әдәбият

Горшков В.Н. Из истории татарского балета // Татарский академический театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. К., 1994.

Автор В.Н.Горшков